Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә мөселман балалар бәйрәм итте

"Чулпан" ял һәм сәламәтләндерү лагере базасында мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмне моңлы азан, Наил хәзрәтнең аять-сүрәләре һәм Рубис хәзрәтнең багышлавы белән ачып җибәрделәр. Район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов үз чыгышында балаларга мондый бәйрәм бүләк итүдә аеруча мөхтәсибәт, мәгариф, мәдәният бүлекләре, спорт мәктәбенең тырышуын билгеләде. Сабантуйны Наил һәм Ленар...

"Чулпан" ял һәм сәламәтләндерү лагере базасында мөселман балалар Сабан туе узды.

Бәйрәмне моңлы азан, Наил хәзрәтнең аять-сүрәләре һәм Рубис хәзрәтнең багышлавы белән ачып җибәрделәр. Район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов үз чыгышында балаларга мондый бәйрәм бүләк итүдә аеруча мөхтәсибәт, мәгариф, мәдәният бүлекләре, спорт мәктәбенең тырышуын билгеләде.

Сабантуйны Наил һәм Ленар хәзрәтләр "Мин динемне яратам" исемле рәсем ясау һәм инша язу бәйгесе нәтиҗәләрен игълан итеп башладылар. Бәйгедә катнашкан һәркемне бүләкләделәр. Марсель Мусин, Гүзәл Мифтахова, Диана Закирова, Әдилә Сәхибуллина, Азат Әскаров, Рәзилә Төхбиева, Гөлгенә Шиһапова I һәм III дәрәҗә дипломнарга лаек булдылар. Шулай да ике эшне аерым билгеләделәр: Ислам Хәкимов һәм Ясминә Гыйлаҗева рәсемнәрен аеруча ошатканнар.

Балалар рәхәтләнеп ял иттеләр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев