Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә мусорны Совет урамыннан җыя башлаячаклар

Совет урамыннан җыела башлый "Томшыгын алса, койрыгы ябыша, койрыгын алса - томшыгы..." - Олы Әтнә авылында чүп җыю әнә шуңа бик охшаш бүген. Район коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре ничек кенә эшләп карасалар да, халык канәгать түгел. Соңгы вакытта урам буйлап очкан пакетлар, кар эттергәндә этелеп, сытылып чэчелгэн чүпләр еш очрый. "Кайбер...

Совет урамыннан җыела башлый

"Томшыгын алса, койрыгы ябыша, койрыгын алса - томшыгы..." - Олы Әтнә авылында чүп җыю әнә шуңа бик охшаш бүген.

Район коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре ничек кенә эшләп карасалар да, халык канәгать түгел. Соңгы вакытта урам буйлап очкан пакетлар, кар эттергәндә этелеп, сытылып чэчелгэн чүпләр еш очрый. "Кайбер урамнарга кереп тә тормый трактор", - диючеләр дә бар.

  • Алдан әйтелгәнчә атнаның ике көнендә җыябыз чүпне туктаганыбыз юк. Авыл халкы әйткәнчә дә эшләп карадык, барыбер ярый алмыйбыз. "Сәгать 6 да чыксын", диделәр. Чыгардык. 7 дигәч анысына да каршы килмәдек, тик барыбер ярап булмады, чөнки бер трактор йөри, бер урамга күрсәтелгән сәгатьтә килсә, икенчесенә соңара, Олы Әтнә кечкенә түгел, көн саен 40 км юл үтә, һәр урам, тыкрыкны әйләнә башлагач әнә шулай чыга. Кар-буран булса, юлга сала, трактор керә алмыйча китә. Ике трактор йөртеп булмый, болай да зыянга эшлибез, чүп җыючы да берәү генә...- дип аңлата коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рамил Сәфәров.

Һәр ике якны аңлап була, элекке белән чагыштыра торган түгел, сүз дә юк, 27 контейнер янәшәсендә чүп җыйналып яту түгел, тик бер яхшыга өйрәнгәч, элеккегә дә кире кайтасы килми. Бер-беребезне аңлап яшәргә тырышыйк. Кышка азрак түзем булып, чүп-чарны юка пакетларга салмыйча, иске капчыкларга тутырып, авызын бәйләп юл чатларында калдырыйк. Рамил Рафаэль улы да шулай ди.

  • Тагын бер талпынып карыйк, тракторны иртәнге сәгать 6 да чыгарабыз, үзе яшәгән урамнар аша үтеп, чүпне Олы Әтнәнең Совет урамыннан, үзәктән җыя башлыйбыз. Шул тирәдәге урамнардан соң читтәрәк урнашканнарына таба барып, "Поле чудес" белән төгәллибез. Чүп элеккечә атнаның җомга, дүшәмбе көннәрендә, көн дәвамында җыйнала. Әгәр берәр урамда чүп кала икән, 2-16-31 номеры белән безгә шалтыратып әйтегез. Урамнарна кардан чистарту өчен соңгы көннәрдә ике трактор чыга, берсе грейдер, төнлә сәгать 3тән эшли башлыйлар. Шулай булгач, трактор чүп алырга керергә тиеш,- дип ышандыра коммуналь хуҗалык җитәкчесе.

Без дә әйткәнне тыңлыйк, чүпне кичен чыгарып куймыйча иртән трактор килер алдыннан гына чыгарыйк. Мөмкин кадәр нык капчыкка салырга тырышыйк.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев