Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә начар атка кыңгырау такмыйлар

"Кем кемнән риза түгел", "Гөлназны яратмаучылар эше бу", "Без астыртын түгел" дигән мәкаләләрне укыгач, Түбән Шашы авылы халкының сөйләшкәннәрен дә тыңлагач, боларга үземнең ничә көннәр буе уйлап йөргән фикерләремне дә өстәп, мин дә хат язарга булдым. Аноним хатны язучыларга күңел рәнҗеде, бигрәк тә авыл җирлеге башлыгы Гөлназны гаепләүләре ошамады. Дөрестән...

"Кем кемнән риза түгел", "Гөлназны яратмаучылар эше бу", "Без астыртын түгел" дигән мәкаләләрне укыгач, Түбән Шашы авылы халкының сөйләшкәннәрен дә тыңлагач, боларга үземнең ничә көннәр буе уйлап йөргән фикерләремне дә өстәп, мин дә хат язарга булдым.

Аноним хатны язучыларга күңел рәнҗеде, бигрәк тә авыл җирлеге башлыгы Гөлназны гаепләүләре ошамады. Дөрестән дә, беренче мәртәбә зурлап өлкәннәр көне уздырды. Кем тели, шул барды. Җитәкчебез Гөлназ оештыру эшләре артыннан йөрде. Сабантуйллар беренче мәртәбә ничек күңелле булып узып китте. Алдынгыларны бик матур итеп бүләкләделәр. Иң кыены урам иде. Таш җәйделәр. Анысы ташны җәясе булгач, җитәкчедән башка да эшләрләр иде, дип уйлаучылар да булгандыр. Эшләрләр иде, ә Гөлназ машинага үзе утырып, карап, сыйфатлы итеп эшләттерде. Аз гына вакыт эчендә яшәешебезне уңайга үзгәртте, моны барыбыз да күреп торабыз. Озын сүзнең кыскасы, начар атка кыңгырау такмыйлар. Гөлназ булдыра ул, эшлим дип тотынды, шул рәвешле дәвам итсен...

Тәнзилә ГОМӘРОВА,

Түбән Шашы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев