Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә наркоманнар?!

2013 елның 16 сентябреннән 16 октябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә, шул исәптән Әтнә районында да «Наркотикларсыз тормыш» исемле Республика айлыгы узды. Шушы айлык барышында күпчелек оешмалар уку йортларында,эш коллективларында аңлату эшләре алып барды. Айлыкның төп максаты -яшүсмерләр арасында наркотик куллануны тыю иде. Максатка ирешелсә дә, шушыарада безнең районга хас булмаган,наркотиклар...

2013 елның 16 сентябреннән 16 октябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә, шул исәптән Әтнә районында да «Наркотикларсыз тормыш» исемле Республика айлыгы узды. Шушы айлык барышында күпчелек оешмалар уку йортларында,эш коллективларында аңлату эшләре алып барды. Айлыкның төп максаты -яшүсмерләр арасында наркотик куллануны тыю иде.

Максатка ирешелсә дә, шушыарада безнең районга хас булмаган,наркотиклар белән бәйле ике очрак теркәлде. Икесендә дә районыбызның яшь егетләре Олы Әтнә авылында наркотиклар кулланган килеш тотылдылар, яки шуның берсендә үзе белән яңадан кулланырга әзер наркотик матдә дәтабылды. Шушы фактлар буенча тикшерү бара.

Алдагы елларда районыбызда наркотик кулланган өчен чит төбәк яшьләре тоткарланган иде.Мәсәлән, 2012 елда 4 Мари-Эль Республикасы егете наркотик кулланган өчен административ жаваплылыкка тартылды. 2013 елның башында 1 Казан егете шулай ук административ жавап тотты. ӘӘтнә районы яшьләре үзебезнең районда наркотик кулланган өчен беренче тапкыр тотылдылар.

Россиядәге статистика буенча,наркоманның тормышы наркотик кулланабашлаганнан соң 2 елдан әллә ни артмый. Шунысы куркыныч, хәзергевакытта 90% наркотиклар - синтетик наркотиклар. Аларга ияләшү 1 кулланудан соңукбашлана. Әараларында иң куркынычы -"крокодил", фән телендә әйтсәк, «дезоморфин». Шушы наркотикны кулланган кеше берничә айда череп бетеп үлә.

Әйтәсе сүзнең нәтиҗәсе шул - бөтен дөньяны баскан афәт районыбызның яшьләренә дә барып җитте. Шуңа күрә, әти-әниләр, үз балаларыгызга, туганнарыгызга игътибарлырак булыгыз. Дөрестән дә,гади исерекне наркотик кулланып исерүчедән аеру,беренче карашка авыр кебек.Ләкин игътибарыгыз җитсә, теләгегез булса,бу начар гадәттән туктап калырга бул

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев