Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә наркотик кулланучылар җавапка тартылды

2016 елның 12 аенда Россия Эчке эшләр бүлегенең Әтнә районы бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан РФ КоАПның 6.9 маддәсе 1 өлеше буенча накотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә 3 административ хокук бозу очрагы ачыкланды. Агымдагы елның 16 ноябре көнне 15.30 сәгатьтә 1991 елның 26 декабрендә туган, Олы Әтнә авылында яшәүче Б. Олы Әтнә авылы,...

2016 елның 12 аенда Россия Эчке эшләр бүлегенең Әтнә районы бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан РФ КоАПның 6.9 маддәсе 1 өлеше буенча накотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә 3 административ хокук бозу очрагы ачыкланды.

Агымдагы елның 16 ноябре көнне 15.30 сәгатьтә 1991 елның 26 декабрендә туган, Олы Әтнә авылында яшәүче Б. Олы Әтнә авылы, "Тукай" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең ферма территориясендә, табиб кушмаган хәлдә тарту юлы белән наркотик матдә кулланды. Аңа РФ КоАПның 6.9 маддәсе, 1 өлеше буенча административ протокол төзелә, 4000 сум күләмендә штраф салына.

2016 елның 21нче ноябрендә кичке 6 тулып 25 минутта шулай ук Олы Әтнә авылында яшәүче, 1977 елның 31 гыйнварында туган Т. да "Тукай" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең ферма территориясендә, табиб кушмаган хәлдә тарту юлы белән наркотик матдә куллана. Аңа карата РФ КоАПның 6.9 маддәсе 1 өлеше буенча административ протокол төзелә. 5 тәүлеккә административ арест йөзендә җәза билгеләнә.

2016 елның 19 декабрендә 17.30 сәгатьтә 1996 елның 2 сентябрендә туган, шулай ук Олы Әтнә авылында һәм Казан шәһәренең Лукин урамында яшәүче А. да табиб кушмаган хәлдә тарту юлы белән наркотик матдә куллана. А.-га карата РФ КоАПның 6.6 маддәсе 1 өлеше буенса административ проткол төзелә. 5 тәүлеккә административ арест йөзендә административ җәза билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев