Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә наркотикларга каршы чара үтте

Хәвефле заманда яшибез. Көн тудымы яңалык, эчәргә, кәеф-сафа корырга җай чыгып кына тора. Кибетләрдә сыра, тәмәке бетми. Яшертен генә сатылган, организмга зыянлы катнашмалар хакында ничек кенә сөйләмиләр. Шөкер, авыл балалары әле ул кадәр азмаган. Чөнки янәшәләрендә туры юлга өндәүче яшьләребез бар. Яңа Әтнә авылында шушы көннәрдә яңа гына Казан медицина...

Хәвефле заманда яшибез. Көн тудымы яңалык, эчәргә, кәеф-сафа корырга җай чыгып кына тора. Кибетләрдә сыра, тәмәке бетми. Яшертен генә сатылган, организмга зыянлы катнашмалар хакында ничек кенә сөйләмиләр. Шөкер, авыл балалары әле ул кадәр азмаган. Чөнки янәшәләрендә туры юлга өндәүче яшьләребез бар.
Яңа Әтнә авылында шушы көннәрдә яңа гына Казан медицина көллиятен тәмамлап кайткан кызлар Чулпан Фазылҗанова белән Ләйсән Шакирова авылларындагы балаларга наркотикларның зыяны турында видео-презентация ярдәмендә аңлаттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев