Әтнә таңы

Әтнәдә нигә кыйбат?

Еллык күзәтү Һәркемгә дөнья үзенчә күренә Берни дә яшерә алмыйсың, авыл халкының йөз күзе, үз сүзе, үз авырткан җире бар. Аның яшәү тәртибе дә үзгә, түзә белә, әйтсә каты әйтә. Язылмаган законнар, гади халыкның тырыш хезмәте яшәтә авылларны. Узган ел дәвамында газетабызда әнә шул хакта яздык. Барысын да укып бардыгыз,...

Еллык күзәтү

Һәркемгә дөнья үзенчә күренә

Берни дә яшерә алмыйсың, авыл халкының йөз күзе, үз сүзе, үз авырткан җире бар. Аның яшәү тәртибе дә үзгә, түзә белә, әйтсә каты әйтә. Язылмаган законнар, гади халыкның тырыш хезмәте яшәтә авылларны. Узган ел дәвамында газетабызда әнә шул хакта яздык.

Барысын да укып бардыгыз, хәлдән килгәнчә тырышкан булдык, сезнең фикерләрегезне тыңлап газетаның йөзен дә, эчтәлеген дә аз-азлап үзгәртеп карадык. Редакциягә узган ел 1226 хат килде. Аларның күп өлеше "Безгә язалар", "Редакция почтасыннан", "Үзем күрдем", "Бездә шулай", "Җан әрнүе", "Мин дә яздым", "Авырткан җир", "Без сезне тыңлыйбыз", "Язылганга кире кайтып", "Укучы фикере", "Күңел чыңы","Уйлану", "Хатирә", "Укучы шатлана, борчыла, тәкъдим итә" рубрикалары астында газетабызда басылып килде. Бер өлеше хатлар күзәтүгә керде, газетада басылмаганнары төп сайтыбызда урын алды. Бер өлешен "Хәбәрләр" баганасында урнаштырдык. Тагын бер өлеше, анысы да аз түгел - үз чиратын көтеп тора. Язмаларыгыз барысы да исән-сау, соңгылары күбесенчә шигырьләр, хикәяләр, хатирәләр. Дистәләгән хатның күчермәсе оешма җитәкчеләренә җавап алу өчен җибәрелгән.

"Әтнә таңы" үзгә ул!

"Аңа бар да сыя, үз укучыларын гына түгел, читләрне дә тыңлый беләләр. Үзләренчә эшләп яталар, җылы итеп язалар"- газетабызны читтә яшәүче, сайттан укучылар (көнгә 1000 кеше керә ул сайтка, 200дән артык үз укучысы бар) менә шулай бәяләгәндә, без сезне күздә тотабыз, хөрмәтле газета укучыларыбыз. Чөнки Сез язасыз безгә шундый эчтәлекле, хис тулы хатларны, ә без сезнең стильне үзгәртмәскә тырышабыз. Чөнки ул язмаларны без үзебез дә укып туя алмыйбыз. Шәүкәт абый Рәхимов, Илсур абый Шакиров, Рәүфҗан абый Закиров, Луиза апа Шәмсиева, Гомәр абый Шакиров, Мөршидә апа Ваһапова, Рифат абый Габидуллин, Гөлзада Нәҗипова, Равил Садриев язмаларын кыскартмаска да тырышабыз. Рәйсә апа Зарипова, Назгөл апа Садриева, Равил абый Җәләев, Люция апа Гарипова, Гөлзада апа Усманова, Җофар апа Вәлиева, Сөембикә апа Садриева, Мәсхут абый Гайфуллин, Хәйдәр абый Галәвиев, Миңгазиз абый Зиннәтов кебек өлкән хәбәрчеләребез дә бар безнең, Аллага шөкер, үзләре язганга гына риза булмыйча, ара-тирә үзебез дә аларга "задание" биреп, тынычлыкларын бозгалап алабыз, чөнки урыннан, тамашачы күзлегеннән хәбәрләр дә кирәк була. Ә алар карышмый. Безгә булган хөрмәтегез, тынгысыз хезмәтегез өчен рәхмәт. Берәрегезнең исеме язылмаган булса, онытылса, үпкәли күрмәгез. Сезнең үрнәктә тәрбияләнгән буын да сөендерә безне, хәзер безне генә дә түгел, сезне дә. Ел дәвамында Гөлнара Корбанова, Гөлшат Фахриева, Резеда Сафина кебек мәкаләләр язган актив укытучылар булу да шатландыра.

Үзебезне дә селкетәләр

Реклама

Җәүдәт абый Мәгъсүмов, Фидаил Кадимов, Ленар Вәлиев газетага шул дәрәҗәдә җаннарын биргәннәр, безнең үзебезне дә селкетәләр хәзер, "Ел башыннан карап киләм, фотолар начарланды, сизәсезме, нилектән икән, газетаны бозып торалар", дип борчыла башлады Ленарыбыз. Үзебез дә аптырап йөри идек, хәбәрчебез әйткәч, тотындык, белештек, төзәлдек. "Ел башыннан ипи бәяләре төрлечә сатыла, карап йөрим, аерма байтак җирләр дә бар. Аракы бәясе төшсә дә, төшмәгән җирләр күренә. Бу сезне борчымыймы?", - дип сорауны кабыргасы белән куйды Фидаил. Ник борчымасын, борчый, без дә сатып алучы бит. Газетада чаң сукмау без әле кул кушырып утыра дигән сүз түгел. Карап йөрибез, Казан ипиләре күпкә артты, ә безнең Әтнә ипие 22- 24 сумнар тирәсендә сатыла. Шуннан артканы юк. Прокуратура белән дә элемтәдә торабыз, хокук сакчыларының кибетләрне тикшерүен хәбәр иткән идек, артык зур тәртип бозулар булмагач, нәтиҗәсен язып тормадык. Яшәү өчен ихтыяҗ зур булган 24 төр ашамлыкның бәяләрен дәүләт контрольдә тота, дәүләт белән бергә безнең тәртип сакчылары да. Ә аракы бәяләре "частник"ларда шул килеш калды, алар да элек кыйбат бәядән алганны саталар, дип аңладык. Аренда бәяләренең артуы турында да әйттегез, "Арчада хәтта арзанрак, бездә бигрәк кыйммәт...." дигәнне еш ишеттек. Мәзәккә охшаш хәлләргә дә тарыдык. "Ник бездә шулкадәр кыйбат икән соң, Арчада да арзан?" -дип сатучылар белән сөйләшкәндә берсе: "Арча гына ич ул, ә без - Әтнә. Әтнә Әтнә инде ул!" - менә шулай, хет көл, хет ела. Дөрес, үз милкенә һәркем бәя куя ала, берәү дә сүз дә әйтә алмый, нәфес тә төпсез, тик янәшәдә башкаларның барлыгын да, үзебезнең мөселман икәнебезне дә онытмыйк бу очракта, "Кем сату итүдә, сатып алуда, бурычын түләүдә, бурычын түләтүдә киң күңеллелек күрсәтсә, шул мөэминнәрнең иң әйбәте" дигән хәдис тә бар, байлык та бер айлык булырга мөмкин. Михерлерәк булыйк, бүген белән дөнья бетми әле.

Нәрсәсе бар инде ул язуның, дип уйлаучылар да булыр. Кеше аркасындагы йөк башкаларга һәрчак җиңел тоела. Эшли башлагач кына туктап каласың. Язып кына түгел, җавап та бирәсе бар. Тырнак астыннан кер эзләп утыручылары да җитәрлек, монысы да буш сүз түгел, гадәттә андыйлар үз фикерләрен газетабызның социаль челтәрдәге сайтына язып җибәрә. Битараф булмавыгыз сөендерсә дә, хөсетләнүегезне кабул итеп булмый. Кеше шатлыгы өчен сөенеп карагыз әле, үзегезгә үк рәхәт булыр.

Быел да бергәләп эшләрбез

Э эш җитәрлек. "...Сугышта яки кайткач үлгән, тылда эшләгән, ул чакта бала булганнар турында язуны оештырыгыз әле. Сугышта яки кайткач үлгәннәрнең исемлеген бирергә дә була, беренчеләре һәйкәлләрдә бар, әмма кем генә барып укып тора икән? Ә газетада һәркем караячак, укыячак, бер дога ирештергән кебек булыр иде. Язмаларны ваклап тегендә-монда кыстырмыйча, җыйнап, берәр бит итеп бирсәгез. Саклый торган истәлек, файдалана торган кадерле әйбер булыр. Абыйның архивын актардым, тапкан шигырьләрен сезгә дә җибәрәм", - дип яза Кызыл Утардан укытучы Миләүшә Хафизова. Нәҗип абыйның шигырьләре өчен рәхмәт. Мондый кадерле истәлекләр бездә байтак, укыйсыздыр "Җиңүнең 70 еллыгы", "Тимер үзәклеләр", "Иңнәрендә - ил йөге" рубрикалары шундый язмаларны туплый. Ә исемлек турындагы фикерен безгә дә ошады, Миләүшә. Безнең авылларда Рәзилә Газизова, Алия Гайнетдинова кебек яшь, актив хәбәрчеләребез бар. Булмаганнар була аласыз, әйдәгез һәйкәлләрдәге исемлекләрне барлауны оештырыйк! Тарих укытучылары сез башлап җибәрсәгез, зур эш башкарып була. Ничек уйлыйсыз? Бергәлектә көч икәнен без инде беләбез. Тагын бер кат раслыйк!


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: