Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә Әниләр клубы оештырдылар (фотолар)

Бүген районның тәрбиягә бала алган әниләрен түгәрәк чәй табыны артына җыйдылар.

Әлеге чара тәрбиягә бала алган әниләрне бергә туплау, киңәш-табыш итү, тәҗрибә уртаклашу максатын күз алдында тотты. Сүз уңаеннан, биредә тәрбиягә бала алган әниләр клубын да оештырдылар. Чара район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге баш белгече Гөлназ Бадикова башлангычында узды. Биредә балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе секретаре Наилә Баһаветдинова, "Изгелек" социаль үзәге белгечләре Гүзәлия Садретдинова һәм Айгөл Баһавиева да катнашты.

Әниләр көне уңаеннан әниләргә бүләкләр дә әзерләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев