Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә нәниләргә бүләк ясадылар

Бөтен республика беренче сентябрьгә әзерләнә. Укучылар өчен бу җәй эчендә инде сагындырып өлгергән сыйныфташлар, укытучылар, туган мәктәп белән очрашу булса, әти - әниләр өчен балаларга кием - салым, мәктәп кирәк -яраклары алу кебек мәшәкатьләр белән йөргән вакыт. Быелгы уку елында беренче сыйныфка барлыгы 37218 нәни татарстанлы керәчәк. Шулар арасында безнең...

Бөтен республика беренче сентябрьгә әзерләнә. Укучылар өчен бу җәй эчендә инде сагындырып өлгергән сыйныфташлар, укытучылар, туган мәктәп белән очрашу булса, әти - әниләр өчен балаларга кием - салым, мәктәп кирәк -яраклары алу кебек мәшәкатьләр белән йөргән вакыт.

Быелгы уку елында беренче сыйныфка барлыгы 37218 нәни татарстанлы керәчәк. Шулар арасында безнең районнан да 107 сабый мәктәп ишекләрен беренче тапкыр ачып керер дип көтелә. Бу уңайдан, шушы көннәрдә Олы Әтнә башлангыч мәктәбенең актлар залында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында бәйрәм чарасы оештырылды.

Бу акция республикада инде 2007 елдан бирле оештырылып килә. Традицион чарага әйләнгән бәйрәмгә аз керемле, авыр хәлле, гаиләсендә инвалид бала булган беренче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре чакырыла.

Быел бирегә әнә шундый гаиләләрдән 16 бала чакырылган иде. Чара барышында аларга мәктәп кирәк - яраклары, спорт костюмнары салынган мәктәп сумкалары тапшырылды. Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге сумкалар район мәгариф , социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән. Шулай ук район оешмаларында эшләүчеләр дә әлеге изге эшкә үзләреннән өлеш керткән.

Бәйрәм уңаеннан район мәгариф бүлеге җитәкчесе Сәет Әхмадуллин, район аппараты җитәкчесе Гөлнара Гәләүтдинова сабыйларны бәйрәм белән котлап, аларга иң изге, иң ихлас теләкләрен җиткерделәр. Мәктәптән тыш эшләр үзәге белгече Райлә Фәхретдинова балалар белән кызыклы уеннар оештырды,шунда ук сәнгать мәктәбендә укучы кызларның чыгышын да кунаклар бик яратып тыңлады.

Республика буенча алынган мәгълүматларга караганда, быел әнә шундый 7633 балага ярдәм күрсәтеләчәк, бу барлык беренче сыйныф укучыларының 19 проценты. Алардан 4233бала - аз керемле, 1499бала - күпбалалалы гаиләләрдә тәрбияләнә. 236 бала - мөмкинлекләре чикләнгән, 400 баланың әти - әнисе эшсез, 237сенеке инвалидлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев