Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә отчет сайлау җыелышлары башланды

Тынычланырга иртәрәк әле «Мәңгәр» күмәк хуҗалыгында узган 2015 елгы эш нәтиҗәләренә йомгак ясадылар. Күмәк хуҗалыкның отчет сайлау җыелышында район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов катнашты. Авылыбыз көннән- көн үзгәрә, матурлана. Бу хакта үзенең чыгышында хуҗалык рәисе Айдар Шәрипов та басым ясап үтте. " Яңа программалар нигезендә төзелешләр бара, дотацияләр бирелә....

Тынычланырга иртәрәк әле

«Мәңгәр» күмәк хуҗалыгында узган 2015 елгы эш нәтиҗәләренә йомгак ясадылар. Күмәк хуҗалыкның отчет сайлау җыелышында район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов катнашты.

Авылыбыз көннән- көн үзгәрә, матурлана. Бу хакта үзенең чыгышында хуҗалык рәисе Айдар Шәрипов та басым ясап үтте. " Яңа программалар нигезендә төзелешләр бара, дотацияләр бирелә. Тик беренче урында үзебезнең белгечләр, тырыш авыл халкы тора",- диде ул. Шунда ук авылның социаль- иҗтимагый торышына да тукталып китте. Узган 2015 елда мәсәлән, җирлектә 9 бала туган, 14 кеше бакый дөньяга күчкән. Бу исә демографик хәлнең ни дәрәҗәдә икәнлеген күрсәтә. Җирлектә барлыгы 333 хуҗалык бар. Аларда яшәүче 1113 кешенең 298 е- пенсионер, 372 се - хезмәткәр, 140 кеше колхозчы. Һәр өлкәгә аерым тукталып китте хуҗалык җитәкчесе. Шунда ук яшьләрнең авыл хуҗалыгына тартылуына куануын да яшермәде. Эш шартларын яхшыртуга, колхозчыларның сәламәтлекләрен саклау мөмкинлекләренә , хезмәт хакларына да тукталып үтте. Шунысын әйтергә кирәк, узган елда күмәк хуҗалыкта уртача хезмәт хакы 18 мең 960 сум булган. Аны тагын да арттыру мөмкинлеге дә юк түгел. "Сөт- акча станогы", диде Айдар Габделбәр улы. Тик бу юнәлештә эшлисе эшләр дә күп әле. Бүгенге көндә яңа бозаулату торагы, сөт саву залы булган торак комплексы төзелеп килә. Терлекчеләр өчен бар уңайлыклар да тудырылган. Сөт сату буенча районда тоткан урыныбыз гына тынычланып калырга ирек бирми. Әнә шул борчый җитәкчене.

Узган ел сөенечле вакыйгаларга да бай булды. Урта мәктәпкә ремонт ясалды, яңа балалар бакчасы ачылды. Билгеле, алар президент программалары нигезендә, район җитәкчелеге, күмәк хуҗалык ярдәме белән аякка басты. Киләчәгебез өчен, халык өчен булсын дип тырышып хезмәт кую нәтиҗәсе бу. Күмәк хуҗалык һәрвакыт мәктәп белән тыгыз элемтәдә тора, яңа гына чит илдә эшләнгән яңа мотоблок та бүләк итеп кайтартылган. Айдар Шәрипов җирлектә спорт эшенең торышын да игътибар үзәгендә тота. Ун елдан артык күмәк хуҗалык ярдәме белән мәктәптә көрәш түгәрәге оештырылып килде, ел саен хуҗалык призына көрәш бәйгеләре үтте. " Мондый бәйгеләрнең максаты урын алу түгел, ә бәлки көрәш кебек милли уеннарыбыз аша киләчәк буынга дөрес тәрбия бирү", - дип ассызыклады ул.

Җыелыш хуҗалыкның баш зоотехнигы Тәлгат Мостафин, баш агроном Фәнис Тәхәвиев, участок инспекторы Илнар Закировның чыгышлары белән дәвам итте. Авыл җирлеге башлыгы Вазыйх Хисматуллин узган референдум нәтиҗәләренә дә йомгак ясады, февральдә узачак икенче референдум турында да аңлатып китте. " Киләчәктә җирлектәге чисталыкка, халыкның зират өмәсендә катнашуына, хуҗалыкларда эт тоту тәртибенә аерым игътибар биреләчәк. Бу турыда онытмасагыз иде",- дип мөрәҗәгать итте ул халыкка.

Район башлыгы Габделәхәт Хәкимов "Мәңгәр" күмәк хуҗалыгының 2015 елгы эш нәтиҗәләреннән канәгать булуын белдерде, шул ук вакытта тагын да тырышып эшләү мөмкинлегенә дә тукталды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев