Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә паспорт бирделәр - фоторепортаж

"Ашыт" мәдәният һәм спорт үзәгендә «Татарстан командасы» акциясе кысаларында районның 16 яшь гражданына Россия Федерациясе паспортлары тапшырдылар.

- Бүгеннән хокукларыгыз гына түгел, бурычларыгыз да арта. Моны истә тоткан хәлдә, районыбызның якты киләчәге булып үсегез, - диде бирде район Советы аппараты җитәкчесе Гөлнара Галәүтдинова аларны тәбрикләп.

Мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхиев тә:

- Сәләтләрегезне, тырышлыгыгызны күрсәтергә, гел максатчан булырга тырышыгыз, - дип ассызыклады.

Районның миграция бүлеге җитәкчесе подполковник Лира Фәгъмиева паспортның тарихы белән таныштырды. Паспорт үзе, документ буларак Россиягә Алексей патша идарә иткән чорда ук керә. Шулай да паспортның туган көне - 1932 елның 27 декабре санала. СССРда аны 16 яшьтән бирәләр. Хәзер Россиядә 14 яшьтән бирелә. Районда аны тантаналы шартларда, бүләкләп тапшыралар. Бу юлы да Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге, җитәкче урынбасары Фәридә Җәләтетдинова йөзендә һәрберсен бүләкләп узды.

Барыбыз бергә, яшь гражданнар гына түгел, килгән әти-әниләре, кунаклар Россия Федерациясе һәм Татарстан гимннарын басып тыңлаганнан соң, бәйрәм концертын тамаша кылдык...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев