Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә патриотик җырлар бәйгесе үтте

Җиңүнең 70 еллыгы Олы Әтнә мәктәбенең актлар залында җыр бәйгесе узды. Анда районыбыз мәктәпләреннән сайлап алынган укучылар катнашты. Бәйге ике номинациядә узды: "Мин яратам сине Россия" дип исемләнгән хәрби патриотик җырлар һәм "Бу көнне без булдыралганча якынайттык" - сугыш чоры җырлары. Һәр номинациядә жюри әгъзалары өч урын билгеләделәр. Патриотик җырлар...

Җиңүнең 70 еллыгы

Олы Әтнә мәктәбенең актлар залында җыр бәйгесе узды. Анда районыбыз мәктәпләреннән сайлап алынган укучылар катнашты.

Бәйге ике номинациядә узды: "Мин яратам сине Россия" дип исемләнгән хәрби патриотик җырлар һәм "Бу көнне без булдыралганча якынайттык" - сугыш чоры җырлары. Һәр номинациядә жюри әгъзалары өч урын билгеләделәр. Патриотик җырлар номинациясендә Түбән Көек мәктәбе укучысы Энҗе Шакирова - I урында, Күңгәр мәктәбе укучысы Илназ Хөснетдинов - II урында, Иске Өҗем мәктәбе укучысы Ралинә Галиева - III урында. Бәйгедә актив катнашкан, "Һәрвакыт булсын кояш!" җырын башкарган Ташчишмә башлангыч мәктәбе коллективы махсус бүләккә лаек булды.

Сугыш чоры җырлары номинациясе ике группага -"Вокал-соло" һәм коллектив чыгышларга бүлеп бәяләнде.

"Вокал-соло" группасында чыгыш ясаучылар арасында Комыргуҗа мәктәбе укучысы Эльнара Исмайлова -I урында, Олы Мәңгәр мәктәбе укучысы Алсу Гайнетдинова - II урында, Түбән Көек мәктәбе укучысы Рәсим Хәкимов - III урында.

Коллектив чыгышлар арасында җиңүчеләр: Олы Әтнә мәктәбе - I урында, Күлле Киме мәктәбе - II урында, Бәрәзә мәктәбе - III урында.

Театральләштерелгән чыгышлар өчен (землянка күренешләре) Күңгәр, Күшәр мәктәпләре коллективлары аерып билгеләп үтелде.

Җиңүчеләргә Мактау грамоталары бирелде. Һәм алар республика күләмендә үтәчәк җыр фестивалендә катнашачаклар. Уңышлар телик аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев