Әтнә таңы

Әтнәдә пенсионерлар да укый

Үзем күрдем Ташчишмә фельдшер-акушерлык пунктында табиб Ринат Хәкимҗанов өлкән буын вәкилләренә чираттагы лекциясен укыды. Россия пенсионерлар союзының Татарстан Республикасы төбәк бүлекчәсе өлкән буын вәкилләренең хокукларын яклау һәм тормыш-көнкүреш ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатыннан, 2007 елның март аеннан башлап, эзлекле рәвештә "Өченче буын университеты" укуларын алып бара. Бу безнең район пенсионерлары өчен дә...

Үзем күрдем

Ташчишмә фельдшер-акушерлык пунктында табиб Ринат Хәкимҗанов өлкән буын вәкилләренә чираттагы лекциясен укыды.

Реклама

Россия пенсионерлар союзының Татарстан Республикасы төбәк бүлекчәсе өлкән буын вәкилләренең хокукларын яклау һәм тормыш-көнкүреш ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатыннан, 2007 елның март аеннан башлап, эзлекле рәвештә "Өченче буын университеты" укуларын алып бара. Бу безнең район пенсионерлары өчен дә яңалык түгел. Чөнки апа-абыйларыбыз, әби-бабайларыбыз актив тормыш рәвеше алып бара хәзер һәм алар бик теләп компьютер нигезләрен үзләштерә башладылар. Һәрхәлдә шулай дип йөри идем, ә ветераннар советы рәисе Миңгазиз абый Зиннәтов аптыраштарак калдырып: "Хәзер нигезләрен генә үзләштереп калмыйлар инде, катлаулырагы кирәк, электрон почта, сайтлар белән эшләү серләренә төшенәселәре, коммуналь түләү тәртипләрен өйрәнәселәре килә. Менә шуларны истә тотып, үзебезнең төбәк бүлекчәсе белән сөйләшеп, аңлатып, үзебезнең районга 2 курс сорап ала алдым, шул курсларның берсе нигезендә Күңгәр урта мәктәбе базасында өлкәннәребез компьютерга өйрәнә башладылар. Алсу Мөбәрәкҗан кызы Хәкимҗанова без аңларлык итеп, пенсионерларга бу техниканың серләрен аңлата. Икенче юнәлеш "Сәламәт яшәү рәвеше" белән бәйле. 72 сәгатьлек бу курсны Ташчишмә медпунктында терапевт-кардиолог Ринат Мәхмүт улы Хәкимҗанов алып бара", - дип яңа мәгълүмат бирде. Тамга өчендер монысы да, дип уйладым. Хәзер шул чамадарак яшибез, берәүгә дә сер түгел. Шулай да ара-тирә могҗизалар да булып куйгалый дип, табиб Ринат Мәхмүт улына ияреп, чираттагы дүртенче лекциягә киттем. Йөрәк, кан басымы, кан әйләнеше авыруларына багышланган иде монысы. Авылның ике дистәгә якын 55-60 яшьләр тирәсендә кешесе, яшьрәкләр дә бар, яңа медпунктка җыйналган. Өстәлдә ноутбук, стенада күрсәтмә материаллар, такта ролен - ак кәгазь, бурны төрле төстәге маркерлар алыштыра. Иң элек үткән дәрес материалларын искә төшерделәр, йөрәк, баш мие төзелеше, аларга килгән кан тамырлары, ул тамырларның ничек тыгылулары, бляшкалар, инсульт, инфаркт вакытында тамырларның нинди халәттә булуларын аңлаешлы телдә кабатлап алдылар. Аннан соң яңа темага керештеләр. Кан басымы авырулары. Уку-дәрес-кабатлауның үзгәлеге, файдасы дип әйтергә кирәктер бу очракта, "Фәлән абый, синең йөрәк менә шулай эшли, киләчәктә менә мондый операция кирәк булачак. Операция барышында менә бу рәвешле кан тамырын чистарталар. Мондый операция безнең районның дистәдән артык кешесенә ясалды, Аллага шөкер, барысы да исән-сау. Куркырга кирәкми, ә хәзергә мин әйткән даруларны билгеле бер вакытта эчеп торырга кирәк...", "Фәлән апа, синең кан басымы менә шушы "степень"гә карый, бу очракта даруларны шул рәвешле эчәргә кирәк, дип, конкрет кеше мисалында аңлатылып, ничек дәваланып буласын, ничек сакланырга кирәклеген әйтеп, үзара аралашып алып барылды. "Кан басымыгыз 140/90нан югары булса, бу әлеге авыруның башлангычы санала. Кан басымын да теләсә ничек үлчәргә ярамый, иртән торгач, ашап алсагыз да була, өйдә бер әйләнеп аласыз да, утырып 5 минут ял итәсез. Аннан соң, аппаратны терсәктән 3 см югарырак урнаштырып, 1-2 минут аерма белән өч тапкыр үлчисез дә, уртасын сайлап аласыз. Үзегез үзгәртә ала торган факторлар-стресс, тәмәке тарту, аракы эчү кебек начар гадәтләрдән арынырга кирәк. Без иртән чәй эчеп чыгып китәбез, көне буе эштә, ничек туры килсә, шулай капкалыйбыз, эштән кайткач, кич, туйганчы ашыйбыз да ятып йоклыйбыз, моннан да начары юк. Иртән, кич ярты сәгать булса да саф һавада җәяү йөрү әйбәт...."- болары сезнең өчен табиб сөйләгәннәрдән. Аңлаешлы, кызыклы, файдалы мондый лекцияне әлегә Ташчишмә өлкәннәре генә тыңлый ала. Бәлки киләчәктә башкаларга да насыйп булыр. Булсын иде, дип теләп кайттым. "Үзеңнең организмыңның ни дәрәҗәдә таушалганлыгын рәсемнәр аша күргәч, табибның кисәтү-киңәшләрен ишеткәч, икенче төрлерәк уйлый башлыйсың."- Тыңлаучылар, укырга килүчеләр фикере монысы. Картлык шатлык түгел, дисәләр дә, сәламәтлекнең калганын саклау үзебездән тора. Менә шунысын аңлау кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: