Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә пенсия тупланмаларын күчерүчеләр шактый

"Соңгы арада банкларда, иминият компанияләрендә һ.б. пенсиямнең тупланма өлешен төрле дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына күчерүемне таләп итәләр, бер тапкыр, хәтта, үзләрен Россиянең Пенсия фонды хезмәткәрләре дип таныштырып, өемә килделәр. Барысының да аргументлары бертөрле - тупланмаларыгызны Дәүләтнеке булмаган фондка күчермәсәгез, киләсе елдан дәүләт аларны тартып ала һәм пенсияләр түләргә тота. Дөрестән...

"Соңгы арада банкларда, иминият компанияләрендә һ.б. пенсиямнең тупланма өлешен төрле дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына күчерүемне таләп итәләр, бер тапкыр, хәтта, үзләрен Россиянең Пенсия фонды хезмәткәрләре дип таныштырып, өемә килделәр. Барысының да аргументлары бертөрле - тупланмаларыгызны Дәүләтнеке булмаган фондка күчермәсәгез, киләсе елдан дәүләт аларны тартып ала һәм пенсияләр түләргә тота. Дөрестән дә пенсия тупланмаларысыз калырга мөмкинме һәм ул акчаларны дәүләтнекеннән шәхси пенсия фондына күчерергә кирәкме?"

Еш кына шундый сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Аңлый күрегез, дәүләт сезнең тупланмаларны үзенә алмый, аны пенсия буларак та түләми. Дәүләтнеке булмаган пенсия фондларыннан тупланмаларыгызны күчерү буенча бернинди таләпләр дә юк. Кайда формалашуына карап, ә ул дәүләтнеке дә, дәүләтнеке булмаган фонд та булырга мөмкин, тупланмаларыгыз инвестиция буларак юнәлтелә һәм пенсиягә чыккач сезгә түләнә.

Тупланмаларыгызны дәүләтнеке булмаган фондка күчерү яки күчермәү - шәхси эшегез. Киләчәк пенсиягез буенча кемгә күбрәк ышанасыз - дәүләткәме яки шәхси компанияләргәме - үзегез хәл итегез.

Әгәр дә пенсия тупланмаларын дәүләтнеке булмаган фондка күчерергә уйласагыз, фондны сайлауга бик тә җаваплы карагыз. Башта ук белеп сайлагыз, ә гадәттә эшкә алганда, кредит рәсмиләштергәндә, мобиль телефон сатып алгандагы кебек документларга имза салганда гына уйламагыз. Шул ук вакытта онытмагыз - пенсия фондын 5 елдан да ешрак үзгәртсәгез, сезнең акчаларыгыз инвестицион керемнәрдән башка гына күчәчәк. Ә бу сезнең өчен отышлы түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев