Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә пенсиягә чыгу яше күтәрелерме

Пенсия яшен үзгәртү мәсьәләсе кичекмәстән хәл итүне сорый дип саный РФ Минфин башлыгы Антон Силуанов. "Пенсия яшен тиз арада күтәрергә кирәк. Бу пенсия системасын иминият кертемнәрен арттырмыйча гына хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк", - диде министр РФ Дәүләт Думасында чыгыш ясап. Ул, 2018 елдан башлап закон буенча иминият кертемнәренең 22 %тан...

Пенсия яшен үзгәртү мәсьәләсе кичекмәстән хәл итүне сорый дип саный РФ Минфин башлыгы Антон Силуанов.

"Пенсия яшен тиз арада күтәрергә кирәк. Бу пенсия системасын иминият кертемнәрен арттырмыйча гына хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк", - диде министр РФ Дәүләт Думасында чыгыш ясап.

Ул, 2018 елдан башлап закон буенча иминият кертемнәренең 22 %тан 26 %ка үсәргә тиешлеген, әмма моны бүгенге шартларда башкару мөмкин түгеллеген искә төшерде.

Пенсия яшен күтәрүдән икътисад икеләтә ота, дигән фикердә Силуанов. Моңа кадәр "Бердәм Россия"нең Генераль советы секретаре урынбасары Андрей Исаев Россиядә әлегә пенсия яшен күтәрү планлаштырылмый дип белдергән иде. Ә киләсе елда ул дәүләт хезмәткәрләре өчен генә күтәрелергә мөмкин дип саный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев