Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә погонлы Кыш бабай бүләк таратты

Елдагыча Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан полиция хезмәткәрләре быел да авыр хәлле гаиләләрдә яшәүче сабыйларга күчтәнәч бүләкләр әзерләде. Бу матур традиция республикада инде берничә елдан бирле дәвам итеп килә. Билгеле, мондый игелекле эштән Әтнә полиция бүлеге хезмәткәрләре дә калышмый. Ел саен бәйрәм алдыннан авыр хәлле буларак үзләрендә учетта торучы балаларга бүләк...

Елдагыча Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан полиция хезмәткәрләре быел да авыр хәлле гаиләләрдә яшәүче сабыйларга күчтәнәч бүләкләр әзерләде.

Бу матур традиция республикада инде берничә елдан бирле дәвам итеп килә. Билгеле, мондый игелекле эштән Әтнә полиция бүлеге хезмәткәрләре дә калышмый. Ел саен бәйрәм алдыннан авыр хәлле буларак үзләрендә учетта торучы балаларга бүләк тапшыралар. Яңа ел булгач, Кыш бабайдан башка булмый. Погоннар таккан Кыш бабайны балалар бик теләп каршы алалар. Нинди генә тормышта яшәсә дә, сабый сабый булып кала шул инде. Кыш бабай килешкә шигырьләр дә өйрәнеп куйганнары бар. Балалар бакчасына йөргәне шундый. Тик ничек кенә булмасын күчтәнәч күтәреп килгән Кыш бабайны бик яраталар сабыйлар.

Балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге инспекторы Дамир Хадиев мондый гаиләләрнге аеруча игътибарда тота. Бу юлы Кыш бабай булып киенгән абыйларын сабыйлар да, аларның әти-әниләре дә яхшы белә. Сабыйларга бүләк бирү белән бергә, әти-әниләренә төпле киңәшләрен дә бирергә өлгерде ул.

Шунысы куандыра, исәптә торган мондый гаиләләр районыбызда елдан- ел кимеп бара. Яңа елда әти-әниләр үзләрен кулга алып, газиз сабыйларына тиешле тәрбия биреп, киләчәктә үзләре дә шуларның игелеген күреп яшәсеннәр иде. Без барыбыз да әнә шул теләктә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев