Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә полиция хезмәткәрләре балалар белән зарядка ясады

Акция Әтнә Эчке эшләр бүлеге һәм җәмәгать советы Бөтенроссия "Тәртип сакчысы белән зарядка"( "Зарядка со стражем порядка") акциясенә кушылып, "Чулпан" лагеренда ял итүче балалар белән бергәләп кызыклы спорт чарасы үткәрделәр. Әлеге чара 13 августта узачак физкультурник көне кысаларында уздырылды. Участок инспекторлары һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге җитәкчесе, майор Фәнис...

Акция

Әтнә Эчке эшләр бүлеге һәм җәмәгать советы Бөтенроссия "Тәртип сакчысы белән зарядка"( "Зарядка со стражем порядка") акциясенә кушылып, "Чулпан" лагеренда ял итүче балалар белән бергәләп кызыклы спорт чарасы үткәрделәр.

Әлеге чара 13 августта узачак физкультурник көне кысаларында уздырылды. Участок инспекторлары һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге җитәкчесе, майор Фәнис Низамиев белән шәхси состав белән эшләү бүлегенең өлкән белгече, лейтенант Римма Нурмөхәмәтова очрашуга алдан ук ныклы хәзерлек белән килгәннәр. Балалар өчен дә бик кызык чара булды бу. Башта бергәләп физик күнекмәләр эшләделәр. Римма апаларының дәртле тавышы, көч биреп торуы балаларга үзенә күрә бер стимул бирде. Һәр күнекмәне рәхәтләнеп , теләп башкардылар.

Полициядә эшләүче апа- абыйлары балаларга күрсәтү өчен "Макаров" пистолеты һәм бронежилет та алып төшкәннәр иде. Фәнис абыйлары башта пистолет төзелешен аңлатып узды, теләгәннәренә пистолетны кулга алып, төзәп карарга да рөхсәт бирде. Шул ук вакытта пистолетны ничек дөрес тотарга кирәклеген, төбәсен кешегә каратырга катгый рәвештә ярамавын да аңлатты. Шул ук вакытта балалар бронежилетны да киеп карадылар, аның авырлыгын үз җилкәләрендә тойдылар. Үзләрен кызыксындырган сораулар биреп, төгәл җаваплар да алдылар.

Әнә шундый кызыклы очрашу булды "Чулпан" лагеренда. Анда катнашкан һәркем үзе өчен кызыклы мәгълүмат алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев