Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә полиция Кыш бабае күчтәнәч өләшә

15 декабрьдән Татарстан буенча Эчке Эшләр министрлыгы тарафыннан ел саен уза торган «Полиция Кыш бабае» хәйрия акциясе старт алды. Әлеге акция бездә ун елдан артык үткәрелә. Татарстан полиция хезмәткәрләренең үрнәген Россиянең бүтән төбәкләрендәге хезмәттәшләре дә күтәреп алды. 2011 елдан бу акция бөтен Россия буенча уза. Татарстан тәртип сакчылары бу чарада...

15 декабрьдән Татарстан буенча Эчке Эшләр министрлыгы тарафыннан ел саен уза торган «Полиция Кыш бабае» хәйрия акциясе старт алды. Әлеге акция бездә ун елдан артык үткәрелә. Татарстан полиция хезмәткәрләренең үрнәген Россиянең бүтән төбәкләрендәге хезмәттәшләре дә күтәреп алды. 2011 елдан бу акция бөтен Россия буенча уза.

Татарстан тәртип сакчылары бу чарада актив катнаша. Үз акчаларына алар авыр хәлдә калган сабыйларга ярдәм күрсәтеп, күчтәнәчкә хезмәт хакларыннан акча җыялар. Акция хәйрия чарасы буларак кына түгел, профилактика максатыннан да зур әһәмияткә ия. Аның барышында балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре балаларын тәрбияләүне авырсынган әти-әниләрне, шулай ук асоциаль яшәү рәвеше алып барган гаиләләрне игътибар үзәгендә тоталар. Акция 15 гыйнварга хәтле дәвам итәчәк. Авыр тормыш хәлендә калган сабыйларга ярдәм итәргә теләүчеләр булса, алар да әлеге акциягә кушыла алалар. Моның өчен Әтнә полиция бүлегенә 2-15-75 телефоны аша шалтыратып әйтергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев