Әтнә таңы

Әтнәдә - Рафаэль Сальмушев

Авылыбызның яңа ачылган затлы, зәвык белән эшләнгән мәдәният йорты сәхнәсендә моңарчы матбугатта басылып килгән эчтәлекле мәкаләләре, телевизор экраннарыннан еш чыгыш ясый торган аксакалны - "Сугыш чоры балалары" күмәк җыентыгын төзүче мөхәррир, проект авторы ТР Милли музей филиалы Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей- мемориалында теркәлгән ветераннар оешмасы рәисен мәгарифтән мәдәнияткә күчкән...

Авылыбызның яңа ачылган затлы, зәвык белән эшләнгән мәдәният йорты сәхнәсендә моңарчы матбугатта басылып килгән эчтәлекле мәкаләләре, телевизор экраннарыннан еш чыгыш ясый торган аксакалны - "Сугыш чоры балалары" күмәк җыентыгын төзүче мөхәррир, проект авторы ТР Милли музей филиалы Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей- мемориалында теркәлгән ветераннар оешмасы рәисен мәгарифтән мәдәнияткә күчкән һәм, җиң сызганып, рухланып эшкә керешкән директор Фәрит Борһанов чакырып кайтарган икән. Күз яшьләре белән сугарылган, алда телгә алынган китапны халыкка тәкъдим итү максаты белән юлга чыкканнар Рафаэль ага һәм аның юлдашлары. Музей-мемориал хезмәткәре Шәрипова Әлфия ханымның чыгышы да гыйбрәтле булды. Казан сандугачы - Зөлхәбирә апа Сәхәбетдинова һәм виртуоз баянчы Фәрит абый Хөсәеновның (якташыбыз Дилүс Мәҗитовның дусты) көй-моңнарын тамашачы бик җылы кабул итте. Ә аннары... сәхнәдә ... тамаша гына дип әйтергә тел әйләнми аны. Күз алдына китерегез әле: авыл халкы печәнгә төшкән, уен-көлке, җыр-бию... шулчак берәү дә көтмәгән үзәк өзгеч хәбәр җиткерә ил карты (Фәрит Борһанов): "Сугыш!" Бар да бетте: вак-төяк борчулар да, мәшәкать-арулар да юк, барыбыз да йотылып, тын да алмый сәхнәдә барган күренешләрне күзәтәбез: әнә кызлар, аналар, яшь хатыннар (Нәҗмиева Йолдыз һ.б.) күз яшьләренә төелеп, ир-егетләрне фронтка озата, ил-көн өстендә кара кайгы болыты, "Әллә кайтам, әллә үләм, сау булыгыз туганнар"(Айнур Һадиев), җан өшеткеч кара пичәтле хат алу күренешләре (Сәмигуллина Люция, Борһанов Фәрит) ут эчендәге егетләр арасында Фатих Кәримнең яралы Фазылы (Ирек Һадиев) да бар: "Кыңгыраулы яшел гармун"ын сыздырып, "Олы юлның тузаны"н суза; ул арада санитар кызларның (Хисмәтуллина Зөһрә, Абдуллина Энҗе) "Катюша" көенә дәртле биюләрен карап бетерергә дә өлгермисең, туплар шартлый, пулялар сызгыра. Хәрбиләргә хат ташучы булып уйнаучы Тәслимә Исмәгыйлева, пешекче Нурия Хөснетдинова, сыер савучы Назирә апа Фәйзразманованың "Сагыну", "Юксыну"ларны үзәк өзгеч моң аша җиткерүләре... Тылдагыларның бөтен фаҗигасен, сеңерләре тартылганчы "уфалла" арбасын бөтерчектәй сабыен (2 сыйныф укучысы Галиев Айваз) да җигеп, тозлы тирен сөртә-сөртә сөйрәүче Рәүпова Гөлшат, өзелеп-өзелеп, шул исемдәге җырны яңгыраткан Һадиев Айнур бөтен тирәнлеге белән ачып бирделәр. Каенсардан Радилә Гайнуллина "Хәбәрсез югалганнар" өчен ачыргаланды, Әйшиязның моң чишмәсе Зөмәрә Фазлыева, яшь егет Әхмәтҗанов Айзат батырларга багышланган сагыну җырулары белән күңелләрне айкадылар, йөрәкләрне тетрәндерделәр.

Һай, гел сагыш, гел моң гына да булмаган бит ул елларда да. Күз яшьләре аша көлә дә, көлдерә дә белгән халкым. Мәрхүм юморист Фаил абый Шәфигуллин үзенең "Сафура"сы (Луиза Вафина 3 сыйныфта укучы кызы Зәлия белән), Бәкере (Хәниф Хәкимов) һәм тракторы маҗараларының ничек оста итеп "Еллар агышында -кеше язмышы" бәйгесе күренешләре тукымасына сеңдерелгәнен, уйнаган артистларның осталыгын күрсә, ничек сөенер иде.

Ниһаять, Җиңү! Сәхнәдә -хор: "Мең ярым көн көттек без аны"...

Теләр-теләмәс кенә кузгала башлаган тамашачыны туктатып, кичереш-хисләренә чыдый алмаган Казан кунагы Зөлхәбирә апа үзенең соклануын белдереп, кабат-кабат үзешчәннәребезгә рәхмәтен әйтте, оештыручыларга чәчәкләр тапшырды. Тагын бер мөһим деталь: сугыш чоры балалары үзләренең һәм кайтмый калганнарның фотоларын, алар турындагы бай мәгълүматны күз яшьләрен сөртә-сөртә экран аша да күреп утырдылар.

Кайтканда да сүз гел әле генә алган кичереш-тойгылардан ерак китмәде, сценарий авторы белән кызыксындык - күмәк хезмәт җимеше икән. Фәрит Борһанов, Луиза Вафина, күп гомерен мәдәнияткә багышлаган Люция апабыз Абдуллина фикерләре дә исәпкә алынган. Иң мөһиме: буыннар чылбыры өзелмәгән, 9 яшьлек баладан алып 90 яшьлек бабайга кадәр сәхнәдә. Берничә төрле образга җан өргән Зөһрә-Йолдыз белән Энҗе чәчәккә (укучылар гына бит әле алар) күзләр генә тимәсен. Җырчыларга бөтен барлыклары белән ачылырга ярдәм иткән профессиональ баянчы Фарис Биккинин янында, тыйнак елмаеп Бәгъдәнур абыебыз балкып торгандай булды. Никадәр сагынсак та, юк шул. Язмам аның рухына дога булып ирешсә иде.

Реклама

Талантларны барлап, сәхнәгә менгергән оештыручыларга рәхмәт укый-укый киләчәктә тагын да күбрәк чыгыш ясауларын теләп таралды тамашачы ул көнне. Бөтен кешегә сөйләп тә туя алмадым, хис-кичерешләремне райондашларым белән дә уртаклашасым килде.


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: