Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә рационга игътибар арта

авыл хуҗалыгы Район башлыгы авыл хуҗалыгы өлкәсендәге җитәкчеләр, белгечләр катнашында җыелыш уздырды. Биредә күмәк хуҗалыкларның игенчелектәге, терлекчелектәге күрсәткечләре күз уңында булды. Көн таләбе исә соңгысының тотрыклылыгын таләп итә. Бу уңайдан районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Марсель Гариповның күрше район хуҗалыгында семинарда катнашып, анда күргәннәрне сөйләве бик урынлы булды....

авыл хуҗалыгы

Район башлыгы авыл хуҗалыгы өлкәсендәге җитәкчеләр, белгечләр катнашында җыелыш уздырды.

Биредә күмәк хуҗалыкларның игенчелектәге, терлекчелектәге күрсәткечләре күз уңында булды. Көн таләбе исә соңгысының тотрыклылыгын таләп итә. Бу уңайдан районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Марсель Гариповның күрше район хуҗалыгында семинарда катнашып, анда күргәннәрне сөйләве бик урынлы булды. Күршеләрне үрнәк итеп телгә алды ул. Ә икенче яктан аларда да бездәгедән аерма бик юк. Бары төзелгән азык рационының терлек авызына тиешенчә барып җитүе кирәк һәм азык сыйфаты игътибар үзәгендә булырга тиеш. "Ә алар сенажның начар өлешен граммына кадәр алып ташлыйлар", - ди җитәкче. Габделәхәт Хәкимов та:

- Рационны фән нигезендә көйләп, тиешенчә балансларга кирәк, - дип нәтиҗә ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев