Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә район бюджеты кабул ителде

Бүген, 17 декабрь көнне, Әтнә муниципаль район советы сессиясе узды. Сессияне район советы рәисе Габделәхәт Гыйлемханович Хәкимов ачты һәм алып барды. Биредә бары бер мәсьәлә каралды - район советы депутатлары 2016 елга муниципаль район бюджетын кабул иттеләр. Көн тәртибе буенча финанс-бюджет палатасы рәисе Азат Мансур улы Мөхәмәтҗанов чыгыш ясады. Быелгы...

Бүген, 17 декабрь көнне, Әтнә муниципаль район советы сессиясе узды. Сессияне район советы рәисе Габделәхәт Гыйлемханович Хәкимов ачты һәм алып барды.

Биредә бары бер мәсьәлә каралды - район советы депутатлары 2016 елга муниципаль район бюджетын кабул иттеләр. Көн тәртибе буенча финанс-бюджет палатасы рәисе Азат Мансур улы Мөхәмәтҗанов чыгыш ясады. Быелгы бюджет РФ Президенты һәм Россия Дәүләт Думасы карарлары нигезендә бер елга гына кабул ителде. Район бюджетының төп чыганагы - салым кереме. 35 % елдан-ел арта баручы үзебезнең райондагы керемнәр һәм 65 % республика субсидияләре.

Чыгымнарга килсәк, иң зур өлеше мәгарифкә туры килә. Дөрестән дә, бу өлкәдә күп эшләнде һәм әле тагын да җитди үзгәрешләр көтә. Болары белән мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлшат Марс кызы Закирова таныштырды. Укучы балалар саны кимегәннән-кими. Әйтик, 12 урта мәктәптә нибары 45 унынчы сыйныф баласы белем ала. Бүгенге көндә 21 мәктәптә 1197 укучы бар. Бу сан былтыргыдан да 78гә ким. Нәтиҗәдә - уку сыйфаты да аксый. Боларны искә алып урта мәктәпләр санын киметү отышлы дигән фикердә ул. Экономияләнгән керем укучы балаларны автобус белән йөртү чыгымын да артыгы белән каплаячак. Шуңа күрә, сессиядә сөйләшкәнчә, районда өч урта мәктәп кенә калдыру отышлырактыр да...

Тагын бер мөһим яңалык - авыл җирлекләрендә быелгы кебек үк үзара салымны кабат куллану. Күз алды - үзара салым һәм республика субсидиясе белән бәйле рәвештә шактый эш эшләнде. Кышлаудагысы белән авыл җирлеге башлыгы Рәхинә Фаат кызы Шакирова таныштырды. Үзара салым куллану - бик отышлы вариант. Кыскасы, район бюджетында боларның барысы да исәпкә алынган һәм ул район советы депутатлары тарафыннан кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев