Әтнәдә референдум нигезендә җыйган акчаны үзләштерә башлаганнар
махсус программа Хәтерлисездер, авыл җирлекләрендә референдумнар узды: шул нигездә халыктан акча җыелды. Күңелле хәбәр алдык: Күңгәр авылында ул акчаны үзләштерә башлаганнар. Авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Гариповадан шул хакта сораштык. Ул менә ниләр сөйләде. - Молодежная, Ленин, Мирная һәм Киров урамының 230 метрында юлга ком җәелеп, өстенә таш түшәлә башлады. Тиздән...
махсус программа
Хәтерлисездер, авыл җирлекләрендә референдумнар узды: шул нигездә халыктан акча җыелды.
Күңелле хәбәр алдык: Күңгәр авылында ул акчаны үзләштерә башлаганнар. Авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Гариповадан шул хакта сораштык. Ул менә ниләр сөйләде.
- Молодежная, Ленин, Мирная һәм Киров урамының 230 метрында юлга ком җәелеп, өстенә таш түшәлә башлады. Тиздән тигез, матур юлдан йөри башларбыз, - диде куанып.
Ташны монда узган елны ук ташып куйганнар. Хәзер кирәгенчә ком алып кайталар. Төп ярдәм - күмәк хуҗалыктан. Шул ук вакытта юл хуҗалыгы һәм "Агрохимсервис" оешмалары да булыша.
- Кызганычка каршы берөзлексез койган яңгырлар аркасында бу эш вакытлыча туктап торырга да мәҗбүр, - дип уфтана җирлек башлыгы.
Моннан тыш Күңгәрдә махсус программа нигезендә тагын ике урамны рәткә китерәләр, монысын юл хуҗалыгы оешмасы башкара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев