Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә референдумга әзерлек эшләре башланды

Алдан хәбәр иткәнебезчә, 2016 елның 28 февралендә Олы Әтнә авыл җирлеген төзекләндерү, тагын да матурлау, уңайлыклар тудыру максатын күз алдында тотып, реферерендум уздырылачак. Сүрия МИНГАТИНА Районыбыз үзәгендәге ике чишмәнең төзекләндереләчәген, балалар мәйданчыгы эшләнәчәген, яңа зират булдырылачагын язган идем. Төрле фикерләр ишетергә туры килде: "Нәрсәгә кирәк?", "Тагын халык җилкәсенә төшәчәк икән,...

Алдан хәбәр иткәнебезчә, 2016 елның 28 февралендә Олы Әтнә авыл җирлеген төзекләндерү, тагын да матурлау, уңайлыклар тудыру максатын күз алдында тотып, реферерендум уздырылачак.

Сүрия МИНГАТИНА

Районыбыз үзәгендәге ике чишмәнең төзекләндереләчәген, балалар мәйданчыгы эшләнәчәген, яңа зират булдырылачагын язган идем. Төрле фикерләр ишетергә туры килде: "Нәрсәгә кирәк?", "Тагын халык җилкәсенә төшәчәк икән, акчасын җыярлар да туздырырлар, шул булыр", "Күптән кирәк иде, шул референдум булмаса, яңа зират та күрмәс идек", дип әйтүчеләр булды.

Һәр яңалык каршылыкка очрый, монысын гадәти итеп кабул иттем . Чөнки башка авыл җирлекләрендә яшәүчеләр дә баштарак шулай фикер йөртте. Димәк әле безнең җирлектә яшәүчеләр дә үлмәгән, йөрәкне мамыкка төрмәгән, фикерли беләбез икән, дип сөендем. Һәммәбезгә уйланырга вакыт бар әле. Тик юк дип кырт кискәнче, бу мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк. Катнашып карыйк, бәлки без көткәннән дә яхшы нәтиҗә булыр. Өметләр акланмаса, икенчесенә катнашмабыз, начар булса башка авыл җирлекләре кабат-кабат референдум уздырмаслар иде. Мин үзем шулай уйлыйм. Катнашмасак, чишмәләр дә шул килеш калачак, зиратта булмас, башкасы да. Берәү дә безгә китереп бирергә җыенмый.

Без иләс-миләс йөргән арада әлеге чарага хәзерлек эшләре башланып китте инде. Моны үзегез дә күрәсездер, газета-җурналлар белән бергә референдум узачагы хәбәр ителгән листовка-кәгазьләр алгансыздыр. Әлеге кәгазьләрнең бер өлешен техникум һәм район үзәк китапханәчеләре, театр хезмәткәрләре таратып, өйдән-өйгә йөреп, райондашларыбызга референдум турында аңлатылган листовкалар өләшәләр. "Аңлату эшләре әле моның белән генә бетми, кәгазьләрләрне сайлау вакытындагы кебек өләшәчәкбез. Игътибар белән укып барыгыз. Дәүләт биргән бу мөмкинчелекне кулдан ычкындырмаска кирәк. Чөнки дәүләт ярдәме бик зур, ә төзекләндерелә торган чишмәләр, зират белән балалар мәйданчыгы безнең үзебез өчен. Дөньяның болгавыр икәнлеген, бар нәрсәнең дә акчага килеп терәлгәне берәүгә дә сер түгел. Файдаланып калыйк", - ди Олы Әтнә авыл җирлегенең башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Мөхәммәтшин да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев