Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә "Россия укучылар хәрәкәте" креатив эшчәнлеге узды(фотолар)

Узган атнада Олы Әтнә мәктәбендә "Россия укучылары хәрәкәте" Балалар, укучылар хәрәкәтендә креатив эшчәнлек буенча семинар булып узды. Семинарда Әтнә, Арча, Кукмора, Саба, Балтач, Питрәч, Теләче һәм Биек Тау район мәктәпләренең педагог-оештыручылары, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм балалар хәрәкәте буенча кураторлар катнашты. Килеп керүгә Әтнә мәктәбе килгән кунакларыбызны кайнар чәйләре...

Узган атнада Олы Әтнә мәктәбендә "Россия укучылары хәрәкәте" Балалар, укучылар хәрәкәтендә креатив эшчәнлек буенча семинар булып узды.

Семинарда Әтнә, Арча, Кукмора, Саба, Балтач, Питрәч, Теләче һәм Биек Тау район мәктәпләренең педагог-оештыручылары, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм балалар хәрәкәте буенча кураторлар катнашты. Килеп керүгә Әтнә мәктәбе килгән кунакларыбызны кайнар чәйләре белән каршы алды. Мәктәп коридорында балаларның дәрестән тыш үзләре иҗат иткән кул эшләнмәләренә күргәзмә оештырылган иде. Башка районнардан килгән кунакларбыз күргәзмәне сокланып карап үттеләр.

Сәгать теле 10 ны күрсәтү белән актлар залында семинарны тантаналы рәвештә ачып җибәрделәр. Семинар барышында махсус чакырылган белгечләр "Мастер-класс"үткәрде. Бу семинарда укытучыларыбыз үзләренә яңа ачышлар ясаганына чын күңелдән ышанып калам, һәм киләчәктә дә безнең районыбызда шундый мероприятияләр күбрәк узыр әле дип өметләнәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев