Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә, Россиядә, Европада да коточкыч суык кышлар булган

Табигать адәм баласына әлегә рәхим-шәфкатьле. Берничә елдан коточкыч суыклар булмагае дип фаразлыйлар үзе. Ә бит суыклар моңа кадәр дә булганнар. Түзгән кеше... Европадагы 10 шундый кыш белән таныштырырга булдык. 859 елны Әдрән диңгез туңа һәм Венециягә җәяү бару мөмкинлеге туа. 1010 елны көчле суыклар аркасында Кара диңгезнең көньяк ярларында, хәтта...

Табигать адәм баласына әлегә рәхим-шәфкатьле. Берничә елдан коточкыч суыклар булмагае дип фаразлыйлар үзе. Ә бит суыклар моңа кадәр дә булганнар. Түзгән кеше... Европадагы 10 шундый кыш белән таныштырырга булдык.

859 елны Әдрән диңгез туңа һәм Венециягә җәяү бару мөмкинлеге туа.

1010 елны көчле суыклар аркасында Кара диңгезнең көньяк ярларында, хәтта Нил елгасының түбән агымында боз ката. Фараоннар да мондыйны күрмәгәннәрдер.

1210 елгы кыш Италия елгаларын, Венеция тирәсендәге диңгезне туңдыра.

1322 елны Балтыйк диңгезе туңа, хәтта Дания белән Германия арасында чана юлы салына.

1326 елны бөтен Урта диңгездә боз ката.

1365 елны Рейн елгасы өч ай дәвамында боз әсирлегендә була.

1408 елны Швейцариядәге бөтен күлләрдә дә боз ката.

1709 елны Парижда берничә көн буена 24 градус суыклык тора. Идән астындагы шәраблар туңа, чаң суккан вакытта кыңгыраулар чатный.

1953 елның ноябреннән апреленә кадәр Франциядән Уралгача суыклар тора, Азов диңгезе тулысынча боз белән каплана.

1962-1963 елның кышы да коточкыч салкыннары, бураннары белән истә кала. Франция елгалары, Венеция каналлары боз белән каплана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев