Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә руль артында ике исерек тоткарланды

Рейд Юллар ваемсызны кичерми Ни әйтү, ни бастырып сөйләтү дигәндәй, һаман язып, яктыртып торсак та, район юлларында кагыйдә бозучылар һаман да кимеми. ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов белән чираттагы рейдка чыгып киттек.Олы Әтнә авылында ук каеш такмаган машина йөртүчене туктатабыз. Билгеле, шунда ук протокол төзелә. Штраф бәясе саллы - 1000...

Рейд

Юллар ваемсызны кичерми

Ни әйтү, ни бастырып сөйләтү дигәндәй, һаман язып, яктыртып торсак та, район юлларында кагыйдә бозучылар һаман да кимеми.
ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов белән чираттагы рейдка чыгып киттек.Олы Әтнә авылында ук каеш такмаган машина йөртүчене туктатабыз. Билгеле, шунда ук протокол төзелә. Штраф бәясе саллы - 1000 сум, әмма шул ук вакытта аны 20 көн эчендә түләгән очракта ярты суммасын гына түлисе икәнен тагын бер кат исегезгә төшереп үтик. Тагын бер машина йөртүче тонировка артына "качкан". Монысына 500 сум күләмендә штраф кәгазен кулына язып тоттырдылар. Шул ук вакытта срогы чыккан страховка полисы белән йөрүчеләр дә бар икән әле Әтнәдә. Мондыйларга административ чара буларак 800 сум күләмендә штраф яный. Дөнья булгач төрле хәлләр була. Хәтер яхшы дип барыбыз да мактана алмый. Машина йөртү хокукы биргән таныклыксыз килеш рульгә утыручылар да юк түгел. " Әй, бер сәгать вакыт инде аңа. Шул вакыт эчендә алып килеп бирсәң, штраф түлисе булмый" , - дип кул селтәр кайберәүләр. Алай гына түгел шул. Дөрес, ЮХИДИ хезмәткәрләре шул минутта ук планшетка кереп, таныклыгы бармы- юкмы - тиз генә тикшереп тә чыга ала. Тик шуны онытмасагыз иде - "хәтерсезлек" өчен 500 сум күләмендә штраф яный. Һәм бернинди дә бер сәгать көтеп торулар юк. Моны мин үзем күргәннәрдән чыгып әйтәм.

Чишмәле Сап авылында мотоциклда урам буйлап чабучы очлы күзле ЮХИДИ хезмәткәрләренә шикле булып тоелды.Дөрестән дә, "матай" артына "кабып алып " утырган егет. Җитмәсә, мотоцикл йөртергә хокук биргән таныклыгы да юк. Нишләтәсең, закон закон инде. Мотоцикл штрафстоянкага озатылды. Руль артындагы "герой" исә алдагы ун тәүлеген рәшәткә артында үткәрәчәк.

Тагын бер исерек машина йөртүче Әтнәнең үзендә тоткарланды. Монысының да машинасы штраф стоянкага озатылды. Ә үзен 30 мең күләмендә штраф һәм ел ярымга йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный.

Шимбә кичендә каеш такмаган өчен - 4, тонировка өчен - 2, страховка полисы булмаган өчен - 4, номерлары укылмаган өчен - 3, документларын өйдә онытып калдырган өчен - 2 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылды. Шулай ук район буенча ике вак юл һәлакәте теркәлде.Игътибарлы булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев