Әтнә таңы

Әтнәдә Саба кунагы

Районда Дәүләт ветеринария инспекциясенең Саба территориаль бүлеге начальнигы Илгизәр Габделмәүлит улы Гарипов булып китте. Аның белән кыскача әңгәмә кордык. - Килүегезнең максаты нинди? - Түләмәле үләксә чокырларын, аларның халәтен тикшердек. - Бездә алар күпме һәм нинди хәлдә дип таптыгыз? - Районда 36 шундый баз бар - болар ябылган терлек каберлекләре....

Районда Дәүләт ветеринария инспекциясенең Саба территориаль бүлеге начальнигы Илгизәр Габделмәүлит улы Гарипов булып китте. Аның белән кыскача әңгәмә кордык.

- Килүегезнең максаты нинди?

- Түләмәле үләксә чокырларын, аларның халәтен тикшердек.

- Бездә алар күпме һәм нинди хәлдә дип таптыгыз?

- Районда 36 шундый баз бар - болар ябылган терлек каберлекләре. Узган гасырның 1940-1950 елларында актив эшләгәннәр. Мондый үләксә базлары Законда күрсәтелгәнчә коймалар белән әйләндереп алынырга һәм саркофаглары булырга тиеш. Сездәгеләр буенча кимчелекләр бар, тик төзәтмәслек түгел. Болардан тыш районда 13 үләксә базы - биотермик чокыр гамәлдә.

Реклама

- Авыл кешесен ит һәм сөт кызыксындыра. Редакциягә, сирәк булса да, сөт җыю белән бәйле сораулар килгәли. Әйтик, аларның берсендә: "Сөт җыючыларның да берәр бурычы бардыр бит?" - дигән юллар бар.

- Әлбәттә бар. Авылда төп финанс чыганакларының берсе - сөт сатудан кергән табыш белән бәйле. Шуңа күрә андый сораулар булу табигый күренеш. Сөт тапшыручы түбәндәгеләргә игътибар итсен: шәхси эшмәкәр буларак теркәлгән сөт җыючының термос-савыты тимердән һәм сертификатлы булу мәҗбүри. Сертификат бу савытның санитар таләпләр нигезендә эшләнгәнлеген дәлилли. Сөт җыючы медицина тикшерүе дә уза. Бәлки ул туберкулез чыганагыдыр? Айга бер тапкыр ветеринар белешмә дә алырга тиеш.

- Бер хәбәрчебез "Сөт җыючы юлда туктап, су өстәп акча эшләмиме икән?" дип кызыксына.

- Бу мөмкин түгел. Чөнки сөт җыеп бетергәч тә, ул пломбалана һәм барып тапшырганчы шул хәлдә саклана.

- Кайвакыт, сөт чисталыгы, куелыгы белән бәйле рәвештә, күршеләр, авылдашлар арасында да низаг чыга?

- Монысы сөт тапшыручы намусына бәйле. Һәр кеше сау-сәламәт сыер сөтен генә тапшырырга тиеш. Монда язын һәм көзен планлы рәвештә уздырылучы эпизотик чараларның роле зур. Моннан тыш читтән китереп саткан терлекне алырга уйласагыз, белешмәсе булуга игътибар итегез. Бәлки ул мал авыру, лейкозлыдыр? Начар сөт сатып өстегезгә гөнах алмагыз.

- "Кибеттән колбаса сатып алып ашаган идек, төн буе укшып чыктым", дип зарлануларны ишеткәнем бар. Бу очрак та сезгә кагыламы?

- Сәбәбе шул - теләсә-нинди шикле колбасалар алып кайтып саталар. Ә шәхси эшмәкәр аны читтән алып кайтып сатарга уйласа, ветстанциядән белешмә алсын иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: