Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә – Сабантуй!

Комыргуҗа авылында узган "Авыл көннәре" бәйрәмен мин кышкы сабантуй дип әйтер идем. Чөнки ул көн миңа җәйге сабантуйны хәтерләтте. Бәйрәмгә сабый балалардан алып өлкән авылдашларга кадәр килгән, кайткан кунаклар да бар иде. Табигатьнең җилле бураннары эреп юкка чыккандай булды, чөнки көне ялт иткән кояшлы, матур, карлы- җылы иде. Моның белән...

Комыргуҗа авылында узган "Авыл көннәре" бәйрәмен мин кышкы сабантуй дип әйтер идем.

Чөнки ул көн миңа җәйге сабантуйны хәтерләтте. Бәйрәмгә сабый балалардан алып өлкән авылдашларга кадәр килгән, кайткан кунаклар да бар иде. Табигатьнең җилле бураннары эреп юкка чыккандай булды, чөнки көне ялт иткән кояшлы, матур, карлы- җылы иде. Моның белән табигать тә безнең авыл халкына олы бүләк ясады.

Бәйрәмгә килүчеләр рәхәтләнеп концерт карады, уйнады-көлде, тәмле пылаудан, кайнар коймак белән чәйдән авыз итте. Теләгән кешегә шашлык та бар иде. Бәйрәмгә җитди рәвештә әзерләнүләре күренеп тора. Монда авыл җирлеге, күмәк хуҗалык ярдәме зур, бигрәктә мәктәп директоры Шәрәфиева Гөлбану, мәдәният йорты директоры Мөхәммәтшина Рәфинә, Мәрҗән клубы мөдире Гарипова Даниянең тырышлыгы күп кергән.

Авыл җирлеге рәисе Зиннәтуллин Әхтәм Әхәт улы кунакларны бәйрәм белән котлаганнан соң спорт төрләре буенча бәйге башланып китте. Мәктәп, Комыргуҗа, Мәрҗән, Төрекләр командалары көч сынашты.

Бәйгеләр берсеннән-берсе кызык. Көч биреп торучылар да һәркайсы үз командасы өчен җан атты. Авылдашлар өчен искиткеч бәйрәм булды бу. Рәхәтләнеп ял иттек. Җырлап, биеп, уйнап-көлеп күңел ачтык. Бу көн һәркем күңелендә озак сакланыр әле... Соңгысы булмасын иде.

Роза Насыйбуллина,

Комыргуҗа авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев