Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә Сабантуйлар тыныч үтте

ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рифат Нурмехәммәтов сүзләренә караганда, бәйрәм чорында юлларда гомумән алганда җитди кагыйдә бозулар күзәтелмәгән. Бәйрәмгә килгән вакытта өч машина йөртүчегә балаларны махсус утыргычсыз йөрткән өчен, тагын өчесенә утыргычлар булып та, эләктереп куелмаган өчен, биш машина йөртүчегә үзләре куркынчсызлык каешын такмаганнары өчен протоколлар төзелгән. Алты машина йөртүче тизлекне тиешледән...

ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рифат Нурмехәммәтов сүзләренә караганда, бәйрәм чорында юлларда гомумән алганда җитди кагыйдә бозулар күзәтелмәгән. Бәйрәмгә килгән вакытта өч машина йөртүчегә балаларны махсус утыргычсыз йөрткән өчен, тагын өчесенә утыргычлар булып та, эләктереп куелмаган өчен, биш машина йөртүчегә үзләре куркынчсызлык каешын такмаганнары өчен протоколлар төзелгән. Алты машина йөртүче тизлекне тиешледән арттырган өчен, тагын берсе документларсыз руль артына утырган өчен административ җаваплылыкка тартылган. Шул ук вакытта бәйрәм чорында 4 вак юл һәлакәте теркәлгән, тән җәрәхәте алучылар юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев