Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә салкынча һава торышы саклана

Ялларда явым-төшемле, салкынча һава торышы көтелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, алда торган ял көннәрендә республикада сизелерлек салкынайта. Явым-төшемнәр дә булачак. 9 июльдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итә. Төнге сәгатьләрдә яңгыр яву ихтималы бар. Иртән һәм көндез күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән көчле һәм бик...

Ялларда явым-төшемле, салкынча һава торышы көтелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, алда торган ял көннәрендә республикада сизелерлек салкынайта. Явым-төшемнәр дә булачак. 9 июльдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итә. Төнге сәгатьләрдә яңгыр яву ихтималы бар. Иртән һәм көндез күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән көчле һәм бик көчле яңгырлар явачак. Шулай ук иртән һәм көндез яшен булырга, урыны белән боз яварга да мөмкин. Көньяк-көнчыгыштан искән җил юнәлешен үзгәртәчәк - төньяк-көнбатыш тарафтан исә башлый. Иртән һәм көндез җилнең көчәюе дә фараз кылына. Көчәйгән вакытта аның тизлеге секундына 15-20, хәтта 25 метрга кадәр җитәчәк. Һава температурасы төнлә - 13-18, көндез - 23, көнчыгыш районнарда 28 градус җылы булачак.

10 июльгә каршы төндә болытлы һава торышы саклана. Күпчелек районнарда яңгыр һәм бик көчле яңгырлар саклана. Яшен булу, боз яву ихтималы да саклана. Һава температурасы 12 градус кына җылы булачак.

Чыганак -http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/59752-yallarda-yavyim-t%D3%A9shemle-salkyincha-%D2%BBava-toryishyi-k%D3%A9tel%D3%99.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев