Әтнәдә Самат Шакирны искә алдылар
Күәм авыл китапханәсендэ якташ шагыйребез Самат Шакирнын тормыш юлы һәм иҗатына багышланган "Батырлык һәм матурлык җырчысы" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәне китапханәче Вафина Луиза алып барды. Тамашачылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, аның шигырьләрен, сүзләренә язылган җырларны тыңлап киттеләр, китап күргәзмәсе белән таныштылар. Кичәнең азагында барлык катнашучылар...
Күәм авыл китапханәсендэ якташ шагыйребез Самат Шакирнын тормыш юлы һәм иҗатына багышланган "Батырлык һәм матурлык җырчысы" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәне китапханәче Вафина Луиза алып барды. Тамашачылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, аның шигырьләрен, сүзләренә язылган җырларны тыңлап киттеләр, китап күргәзмәсе белән таныштылар. Кичәнең азагында барлык катнашучылар шагыйрьнең музеенда булдылар һәм андагы экспонатлар белән таныштылар. Барлык әдәбият сөюче укучыларыбыз исеменнән шундый бай эчтәлекле һәм файдалы кичә уздыруда хезмәт куйган Күәм авылы мәдәният һәм җирле үзидарә хезмәткәрләренә һәм барлык кичәдә катнашучыларга рәхмәтләребезне җиткерәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев