Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә самолет очырдылар

"Таттелеком"ның Әтнә элемтә үзәге "Дворик" акциясе уздырды. Максатлары -халык белән очрашып, элемтә өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырып, шуларны куллануга өндәү. Акция барышын Казаннан килгән өлкән белгечләре Богдан Костянов та күзәтте. - Әледән-әле шундый акцияләр уздырып торабыз. Аның Әтнәдә дә үткәрелүе безнең өчен бик куанычлы, - ди ул. Районның элемтә үзәге җитәкчесе...

"Таттелеком"ның Әтнә элемтә үзәге "Дворик" акциясе уздырды.

Максатлары -халык белән очрашып, элемтә өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырып, шуларны куллануга өндәү. Акция барышын Казаннан килгән өлкән белгечләре Богдан Костянов та күзәтте.

- Әледән-әле шундый акцияләр уздырып торабыз. Аның Әтнәдә дә үткәрелүе безнең өчен бик куанычлы, - ди ул.

Районның элемтә үзәге җитәкчесе Азат Солтанов та биредә. Ул да чиста һәм бернинди өзеклекләрсез хәбәрләшер өчен үзләрендәге элемтә чараларын кулланырга чакырды. Күпчелек "Летай" акциясе турында хәбәрдардыр. Хәбәрдар гына түгел, нәкъ шуны куллана да.

"Таттелеком" каршында узган акциягә әйләнеп кайтыйк. Бәйрәмдә җырчылар Динә Гыйниятуллина, Инзилә Бариева катнашты. Җыелган халыкны Азат Бәйрәмов биетте дә, җырлатты да, табышмакларга да җавап эзләтте. Музыка буенча көйне танып белергә чакырды, кәгазь самолетлар очыртты... Һәр очракта җиңүчеләргә, катнашучыларга бүләкләр бирделәр. Кыскасы, бик күңелле булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев