Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә сайлау участоклары ачылды

Әтнәдә сайлау участоклары ачылды. Бүген 13 сентябрьдә Россиядә Бердәм сайлау көннәре уза. Республикабызда Татарстан Республикасы Президентын һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар көне. Әтнә районына 12 авыл җирлегендәге 25 сайлау участоклары иртәнге сәгать 7.00дән сайлаучыларга ишекләрен ачтылар. Шунысын да исегезгз төшерәбез сайлау участоклары 20.00гә кадәр эшлиячәкләр. Иртән...

Әтнәдә сайлау участоклары ачылды.

Бүген 13 сентябрьдә Россиядә Бердәм сайлау көннәре уза. Республикабызда Татарстан Республикасы Президентын һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар көне.
Әтнә районына 12 авыл җирлегендәге 25 сайлау участоклары иртәнге сәгать 7.00дән сайлаучыларга ишекләрен ачтылар. Шунысын да исегезгз төшерәбез сайлау участоклары 20.00гә кадәр эшлиячәкләр.

Иртән булуга карамастан сайлаучылар сайлау участокларына агыла башладылар. Иң зур участоклардан саналган Олы Әтнә авыл җирелегенең Олы Әтнә авылындагы 997 һәм 998, 999 сайлау участокларына да иртәдән сайлау участоклары ачылуга сайлаучылар килә башладылар. Олы Әтнә авылында яшәүче 997 сайлау участогында сайлаучы, өлкән яшьтәге Әлфия апа Зарипова да: "Иртүк торам, Авыл җирендә шулай бит инде. ул. Аннары сайлауга киттем. Элек-электән иң беренчеләрдән булып киләм", диде. Ә менә 998 сайлау участогына сайлаучылар иртәнге сәгать җиденче яртыда ук килеп басканнар иде. "Иртән сайлап китәсебез килде", - диделәр алар.

Участокларга агылган халык бер-берсен бәйрәм белән котлады. Әйе, халыкның күтәренке күңеленә иртәдән балкыган кояшның җылы нурлары, тирә-юньгә яңгыраган музыка тавышлары да бәйрәм рухы өсти.

997 сайлау участогындагы комиссия әгъзасы Хәмит Галимҗанов та:

  • Халык бик актив. Җитешсезлекләр юк. Бик яхшы оештырылган, - дип үз фикерен белдерде.

Сайлау участокларына килүчеләр ике бюллетень алалар. Беренче бюллетеньдә Татарстан Президентын сайлаулар буенча, бер кандидатны сайлау кирәк. Икенче бюллетеньдә үз авыл җирлегенә сайланачак депутатлар исемлеге язылган. Әтнә районында барлыгы 102 кандидат теркәлеп, шуның 100ен сайларга кирәк булачак. Ике округта ике кандидат теркәлгән.

Бюллетеньнәр фәкать шәхесне раслаучы документ - паспорт белән генә бирелә.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев