Әтнә таңы

Әтнәдә семинар: киңәшле эш отышлы

"Тукай" хуҗалыгы базасында терлекчелеккә багышланган район семинар-киңәшмәсе узды.

Семинарда район башлыгы Габделәхәт Хәкимов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Наил Фәйзрахманов, ветеринария станциясе җитәкчесе Айрат Ибраһимов катнашты. Семинарда кышөлатуга уңышлы керү һәм бозау алу, сөт җитештерү мәсьәләләре каралды. Ә бу яктан, сер түгел, районыбыз республикада алдынгы урыннарда бар. "Тукай" семинарга яхшы әзерләнгән. Кардаларда печән-саламы бар, сыерлар чиста, койрыклары киселгән. Шуңа игътибар иттем, монда "раздой" яхшы оештырылган. Аларны төшкә кадәр кардага чыгаралар... Сүз дә юк, семинар-киңәшмә бар кешегә дә ошады. Киңәшле эш отышлы, диләр бит. Хуҗалык җитәкчеләренә һәм белгечләренә үрнәк алырлык өлкәләр күп булды.

Семинарның практик өлешендә тояк чире һәм маститка каршы көрәш ысуллары буенча тәҗрибә уртаклаштылар. "Тукай" зоотехнигы Илдар Сабиров махсус станда тояк эшкәртү ысулын тагын бер тапкыр күрсәтеп узды. Газетаны даими укучы хәтерлидер, моның белән күптән үк "Мәңгәр"дә таныштырганнар иде инде. "Тукай" җитәкчесе Илфат Хәкимов фикере белән таныштыру урынлы булыр. Ул, сыер астына вакланган саламга караганда, сатып алып булса да пила чүбе салы отышлырак дип саный. Биредә үк ветврач-консультант Илдар Халитов азык өстәмәләре һәм антибактериаль препаратлар белән, ә хуҗалык зоотехнигы сөттәге маститны билгеләү ысулы белән дә практик рәвештә таныштырды.

Реклама

Кабат яңа таналар торагында булдык. Мондагы 280 баш тананы 1 терлекче тәрбияли. Шунда ук махсус станлы һәм җылытыла торган аерым бүлмәсе булган бүлмә дә урнашкан. Ясалма орлыкландыручы Габделхәй Шакиров биредә быел бу эшнең уңышлы баруын билгеләде. Әйтик, көтүдән кергәч ике ай эчендә 130 баш тана каплатылган, шуларның 11е генә кабат теләккә килгән. Элекке сыер торагын үзгәртеп яталар, ул икегә бүленеп, 365 баш бозау тәрбияләнәчәк. Циркуляциягә нигезләнгән суы да була.

Семинар техникум бинасында дәвам итте. Казаннан килгән галимнәр яңалыклар белән таныштырдылар. Әйтик, "СПАС" бездә күптән кулланыла. Ул азыкның сыйфатын арттыра, организм эшчәнлеген, азыкны үзләштерү мөмкинлеген арттыра. Аның бозау өчен дигәне дә бар икән. Яңа "СПАС"ны бозаулагач ук бирәләр. Чыгымнар зур түгел: 40 литр нигезендә әзерләнгән ботка 1200 сыерга җитә. Мастит буенча да сөйләделәр. Мастит 60 процент очракта сөт ташлаган сыерларда була дип саныйлар. Ни өчен шушы ике проблема каралды икән дип гаҗәпләнәсе юк. Әйтик, "Тукай"да башлыча, нәкъ шушы сәбәпләр аркасында терлекләрне бракка чыгарганнар. Район башлыгы билгеләгәнчә: "Бүгенге көндә мастит һәм тояк авыруы - терлекчелектә уңай хәл итәсе төп проблемалар".

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: