Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә сенаж салу бара

Сенажга да вакыт җитте Җәй - берәүләр өчен көтеп алган ял итү фасылы булса, авыл халкы өчен иң кызу эш вакыты. Мал асрап, иген игеп көн иткән авыл кешесе тизрәк печәнен кайгырта, бакча чүбен утый, бәрәңгесеннән корт чүпли. Шулай итмәсәң булмый да, озын кышларны чыгасы бар, үз тамагың белән генә...

Сенажга да вакыт җитте Җәй - берәүләр өчен көтеп алган ял итү фасылы булса, авыл халкы өчен иң кызу эш вакыты. Мал асрап, иген игеп көн иткән авыл кешесе тизрәк печәнен кайгырта, бакча чүбен утый, бәрәңгесеннән корт чүпли. Шулай итмәсәң булмый да, озын кышларны чыгасы бар, үз тамагың белән генә түгел бит әле, малың тук булу да кирәк. Бу күмәк хуҗалыкларга да кагыла. Кайсы печән басуына гына чыгып карама - һәркайда эш кайный. Бүгенге көндә районыбызның һәр хуҗалыгында сенаж салу, печән әзерләү эшләре кызу темплар белән бара. Район авыл хуҗалыгыннан алган мәгълүматлардан күренгәнчә, сенаж 9100 тонна, печән 900 тонна әзерләнгән. "Тукай" ның Әтнә бригадасына караган Кашлак (Шекәнәч янында) басуында да кайнар урак өсте. Биредә сенаж салу өчен люцерна чабалар. Эш ике сменалы итеп оештырылган. Көндез басуда өч "КАМаз"да - Радик Вафин, Илдар Шәрифуллин, Зөлфәт Саттаров, "Ягуар" 830 да - Рамил Фазылҗанов, 1221дә Зөлфәт Шакиров эшләсә, төнге сменада шулай ук өч "КАМаз"да - Илнар Гатауллин, Рәфыйк ?, Фәрит Шиһабетдинов һәм ике Беларус 1221дә Петр Тимергалиев белән Гәбделфәт Бәйрамов хезмәт куялар. "Тукай"ның директор урынбасары Гомәр Гатауллин сүзләренә караганда, егетләр барысы да бик тырыш. Әтнә бригадасында барысы 534 гектар җирдә люцерна булып, аның 334 гектары чабып алынган инде. Бу басуда эшне бетергәч, күрше Күәм басуына китәселәр. Шушы ук хуҗалыкка караган әлеге бригадада исә сенажга саласы люцерна 400 гектарда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев