Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә шатлык өстенә шатлык ( фотолар)

Көзнең икенче аена кердек. Октябрь - көзнең иң моңсу ае. Тик шуңа да карамастан күпләр көтеп алган бәйрәм белән башланып китә ул. Күпләр дигәнем, - безнең олы хөрмәткә лаек өлкәннәребез. Бу көнне алар өчен төрле очрашулар оештырыла, бәйрәм чаралары уздырыла. Көн саен хөрмәткә лаек булсалар да, бу затлар өчен 1...

Көзнең икенче аена кердек. Октябрь - көзнең иң моңсу ае.

Тик шуңа да карамастан күпләр көтеп алган бәйрәм белән башланып китә ул. Күпләр дигәнем, - безнең олы хөрмәткә лаек өлкәннәребез. Бу көнне алар өчен төрле очрашулар оештырыла, бәйрәм чаралары уздырыла. Көн саен хөрмәткә лаек булсалар да, бу затлар өчен 1 октябрь көне бигрәк тә истәлекле.

Олы Мәңгәр авылы җирлегенә кергән өч авылда барлыгы пенсия яшендәге олы кеше яши. Авыл җирлеге хезмәткәрләре тарафыннан аларның һәрберсенә бәйрәмгә чакыру әзерләнде. Авыл ветераннар советы әгъзалары аларны өйдән-өйгә кереп өләшеп йөрде. Бәйрәм чаралары ел саен уздырылса да, быелгысы өлкәннәр өчен үзгәрәк иде.

Мәдәният йортында гадәттәгечә, аларны коймаклы чәй көтә иде. Үзара сөйләшеп, аралашып алганнан соң, тамашачы залында һәркайсы үз урынын алды. Биредә олы яшьтәгеләр каршында авыл ветераннар советы рәисе Хәлимә апа Закирова чыгыш ясады. Араларыннан бакыйлыкка күчкәннәрне барлап, аларның якты истәлеген бер минут тынлык белән искә алып үттеләр. Яңа лаеклы ялга чыкканнарга һәм гомумән, залда утырган һәркемгә иң изге теләкләрен җиткерде ветераннар советы рәисе.

Авыл җирлеге башлыгы Вазыйх Хисматуллинның да теләкләре чын күңелдән иде.

Олы Мәңгәр балалар бакчасы нәниләренең, мәктәп укучыларының чыгышларын да бик яратып кабул итте өлкәннәр.

Бәйрәмне Казан кунаклары, дәүләт филармониясе артистлары дәвам итте. Менә монысы өлкәннәр өчен шатлык өстенә шатлык булды.

Татар конгрессы рәисе Ринат Закировның Мәңгәр өлкәннәренә бүләген залда утыручылар көчле алкышлар белән кабул итте. Ә артистлар чыннан да мәртәбәле иде. Алмаз Хәсәнов, Ләйсән Сөнәгатова, Сиринә Зиннәтуллина, Рөстәм Насыйбуллин, Вәис Бәйрәмов, "Зөләйлә" төркеме кызларының чыгышлары, "Казан" бию ансамбле егет- кызларының дәртле биюләрен рәхәтләнеп карады өлкәннәребез.

Бәйрәм чарасы ахырына якынлашты. Өлкәннәр концерттан алган тәэсирләре белән уртаклаша- уртаклаша, күчтәнәч пакетларны күтәреп өйләренә таралышты.Һәркайсының йөзендә канәгатьләнү билгесе. Бәйрәм куанычын көннең моңсулыгы да, вак итеп сибәләгән яңгыр да, авыр болытлар да каплый алмады. Һәркайсы күңелдән оештыручыларга рәхмәт сүзләре юллады. Өлкәннәрнең теләкләре ихлас иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев