Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә "Шевроле" популяр

2015 ел нәтиҗәләре буенча дөньяда иң күп сатыла торган автомобильләр исемлеген игълан иттеләр. Мәгълүматларны Focus2Move аналитик агентлыгы туплаган. Алар белән таныш булыгыз. Узган елны иң популяр автомобиль булып Toyota Corolla танылган. Дөньяда шундый маркалы 1 млн. 339 мең 24 автомобиль сатылган. Бу 2014 елгыдан 4,7 %ка күп. Volkswagen Golf икенче...

2015 ел нәтиҗәләре буенча дөньяда иң күп сатыла торган автомобильләр исемлеген игълан иттеләр. Мәгълүматларны Focus2Move аналитик агентлыгы туплаган. Алар белән таныш булыгыз.

Узган елны иң популяр автомобиль булып Toyota Corolla танылган. Дөньяда шундый маркалы 1 млн. 339 мең 24 автомобиль сатылган. Бу 2014 елгыдан 4,7 %ка күп. Volkswagen Golf икенче урынга урнашкан, ул 1 млн. 41 мең 279 данәдә таралган. Бу күрсәткеч тә алдагы елгыдан 8,4 %ка күп. Өченче урында Ford F-Series пикап автомобиле. Тиражы - 920 мең 172 данә, былтыргыдан 1,6 %ка артык.

Ә менә кайчандыр Corolla белән беренче баскычны бүлешкән Ford Focus автомобиле хәзер дүртенче урында. Аны алдагы елгыдан 19,4 %ка кимрәк сатып алганнар.

Шунысы факт, Әтнәдә "Шевроле" автомобиленең төрле маркаларын үз итүчеләр күп. Тик популярлыкның беренче баскычларында ул да күренми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев