Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә шәфкатьлелек ункөнлеге бара

Районыбызда 1851 мөмкинлеге чикләнгән кеше яши, балачактан аерым игътибар кирәк булган балалар саны -167, мөмкинлеге чикле балалар - 58, коляскада утыручы мөмкинлеге чикле райондашларыбыз-36, шуларның дуртесе- балалар. Эш яшендәге мөмкинлеге чикле булучылар - 549, мәктәптә укучы мөмкинлеге чикле балалар -21, коррекция мәктәпләрендә укучы 19 бала бар. Үзебезчә әйтсәк, шәфкатьлелек ункөнлеге...

Районыбызда 1851 мөмкинлеге чикләнгән кеше яши, балачактан аерым игътибар кирәк булган балалар саны -167, мөмкинлеге чикле балалар - 58, коляскада утыручы мөмкинлеге чикле райондашларыбыз-36, шуларның дуртесе- балалар. Эш яшендәге мөмкинлеге чикле булучылар - 549, мәктәптә укучы мөмкинлеге чикле балалар -21, коррекция мәктәпләрендә укучы 19 бала бар.

Үзебезчә әйтсәк, шәфкатьлелек ункөнлеге бара. Беребезгә дә яңалык түгел, элек-электән килгән матур гадәтебез бар, үзебезнекеләргә үзебезнең ярдәм итәсебез килә, менә шушы ункөнлектә генә булса да күңел җылыбызны тоюларын телибез. "Абдуллаҗановлар, Гайфуллиннар, Гыйниятовлар һәм "Затлы" кибетләренә тартмалар куйдык, үзеннән өлеш кертергә теләүчеләр акчаларын шунда сала алалар. Рилә Шәйхелнур кызы Юсипова "Үземнән өлеш кертәсем килә", дип 1500 сум акча кучергэн счетка. Беренчеләрдән булып "Шахтер", Ленин исемендәге,"Дусым" хуҗалыклары, Тукай авыл хуҗалыгы техникумы коллективлары үзләреннән зур өлеш керттеләр, ярдәм итүче башка оешмалар да бар. Төгәлен үк әйтә алмам, чөнки үзгәреп тора 240мең сумга якын акча җыйналды инде", - ди "Изгелек" социаль үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе мөдире Гүзәлия Садретдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев