Әтнә таңы

Әтнәдә шәхси хуҗалыклар терлекне аз асрый

.Бөтен Рәсәйдәге кебек безнең авылда да хайван саны бик аз калды.Авыл көтүендә нибары 20-30 сыер бар,сарыклар тагын да аз.Элекке шикеллек урам тутырып көтү куу,бөтен авыл белән көтү каршылау ,көтүдән кайтмый калган хайваннарны эзләү,адашкан бәтиләрнең нишләргә белми урамда акырып йөрүләре кебек күренешләр хәзер юк инде.Урам уртасындагы асфальт юлның ике ягында ,хайван...

.Бөтен Рәсәйдәге кебек безнең авылда да хайван саны бик аз калды.Авыл көтүендә нибары 20-30 сыер бар,сарыклар тагын да аз.Элекке шикеллек урам тутырып көтү куу,бөтен авыл белән көтү каршылау ,көтүдән кайтмый калган хайваннарны эзләү,адашкан бәтиләрнең нишләргә белми урамда акырып йөрүләре кебек күренешләр хәзер юк инде.Урам уртасындагы асфальт юлның ике ягында ,хайван таптамагач ,үлән котырып үсә,үлән арасында күч-күч булып утырган какылар олылар күзенә шәйләнмичә калмый.Мин үзем дә какы күрсәм,иелеп берничәсен өзеп ,чистартып авызга озатмыйча тыныч кына үтеп килә алмыйм.

Какы әвернә чәчәклеләр семьялыгына керүче ,сабагы ашарга ярый торган үләнчел үсемлек.Сабагы какы чәчәк атканчы гына ашарга ярый,чәчәк аткач ул катылана ,ачы,тәмсезгә әйләнә.Ул болыннарда,юл буйларында, басуларда очрый.Аның озынлыгы 20-25 см. чамасы була.Какы (урысча-сербига) Европа,Урта Диңгез буе,Азиядә үсә.Аның 3 төре билгеле:дала какысы,кыр какысы,көнчыгыш какысы.Какының сабагын әрчеп ,чи килеш ашыйлар.Татарның күренекле аш-су остасы Юныс ага Әхмәтҗанов әрчелгән какыны тәлинкәгә салып,өстәлгә катык,каймак һәм квас белән куярга киңәш итә.

Какы күрсәм сугыш,сугыштан соңгы еллардагы хәтирәләр күз алдыма килә.Авыр,ачлыктан интеккән еллар.Без яз килүне,үләннәр чыгуны түземсезләнеп көтәбез.Ашарга яраклы дистәләгән үлән арасында какы иң абруйлысы.Сабаклары азрак күтәрелүгә ,бала-чага какы эзләргә керешә.Ул елларда колхозның чәчү әйләнешендә пар җирләре күп була иде. Йомшак пар басуында какының сабаклары юан,озын,сусыл булып үсә.Авылдан 6-7 километр ераклыктагы пар җирләреннән бөтен авыл диярлек какыны капчыклап җыя.Капчыкны ишек алдындагы яшел чирәмгә бушатып ,әйләнәсенә аяк бөкләп утырып, бөтен семья белән какы ашап утырган вакытлар әле дә истән чыкмый йөдәтә.

Реклама

Олылар әле дә какыны хөрмәт итә,очраганда авыз итәргә тырыша.Ә менә хәзерге яшь буын ,балалар какыны белми диярлек, белсә дә, аны эзләргә, әрчеп ашарга иренә.Чөнки аның тамагы тук,анда витамин кытлыгы юк. Күрәсең аңа кибеттән төрле ингридиентлар ,химик матдәләр катнаштырылган,матур шешәләргә ,күз явын алырлык капларга салынган ризыклардагы агулар белән кушылган витаминнар да җитәдер. Кызганам мин табигый ризыклардан, табигатьтәге файдалы үсемлекләрдән биздерелгән хәзерге балаларны!

Балалар белән табигать кочагында ешрак булу кирәктер.Шунда аларны ашарга яраклы кыргый үләннәр: балтырган, кузгалак, сәрдә, көтүче сумкасы, кәҗә сакалы, көпшә,юа һ.б. белән ,һәм аларны ашау тәртибе белән таныштырсак ничек яхшы булыр иде.Бу балалар бакчасы, мәктәпнең бурычы ләбаса.Ә әти-әнинең бу мәсьәләдә җавапчылыгын әйтеп тә торасы юк.

Табигать безнең изге анабыз икәнен онытмасак иде...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: