Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республика фәнни- гамәли конференциясе үтте

Комыргуҗа урта мәктәбендә мондый конференция быел дүртенче тапкыр уза. Конференцияне Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты, район мәгариф бүлеге, Комыргуҗа урта мәктәбе һәм Шиһабетдин Мәрҗани музее оештырды. Конференция эшендә Әтнәләрдән тыш, күрше Саба, Арча, Лаеш, Балтач, Кукмара районнарыннан,Мари Иле республкасыннан , шулай ук Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы...

Комыргуҗа урта мәктәбендә мондый конференция быел дүртенче тапкыр уза. Конференцияне Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты, район мәгариф бүлеге, Комыргуҗа урта мәктәбе һәм Шиһабетдин Мәрҗани музее оештырды. Конференция эшендә Әтнәләрдән тыш, күрше Саба, Арча, Лаеш, Балтач, Кукмара районнарыннан,Мари Иле республкасыннан , шулай ук Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумыннан делегатлар катнашты. Кунаклар арасында язучы, драматург, җәмәгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай исемендәге премияләр лауреаты Рабит Батулла,Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты "Яхья Абдуллин исемендәге иҗтимагый фикер һәм диннәр тарихы" бүлеге өлкән хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Рамил Әдһәмов, якташыбыз, тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова, "Мәгариф" журналының бүлек мөхәррире Таһир Сабирҗанов, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гомуми лингвистика бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, доцент Рифат Мирхаев һәм башкалар катнашты.Конференция эше турында мәкаләнең тулы вариантын газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев