Әтнә таңы

Әтнә районында яшәүче әбием сөйләгәннәрдән

Тарих барлый бүген исәннәрне, Ә шаһитлар санын кем белә. Сугыш чорын кичкән буыннарны Искә алыйк, бүген, без менә. Мин, Гаязова Зөлкагьдә Гаяз кызы, 1930 елның 10 апрелендә элекке Тәкәнеш (хәзер Мамадыш) районы Вахит авылында туганмын. Минем балачагым бик авыр узды. Без 7 бала идек. Иң олыбыз Нурзидә апай (1921), Наҗия...

Реклама

Тарих барлый бүген исәннәрне, Ә шаһитлар санын кем белә. Сугыш чорын кичкән буыннарны Искә алыйк, бүген, без менә. Мин, Гаязова Зөлкагьдә Гаяз кызы, 1930 елның 10 апрелендә элекке Тәкәнеш (хәзер Мамадыш) районы Вахит авылында туганмын. Минем балачагым бик авыр узды. Без 7 бала идек. Иң олыбыз Нурзидә апай (1921), Наҗия апай (1925), Дөрия апай (1927), Равил (1932), Сания (1934), Әлфинур (1937) елда туган. Безнең әти бик иртә үлде. Миңа 9 яшь иде. 1939 елда авырып үлеп китте. Мин 2 нче класста укый идем. Олы апай педучилищены тәмамлап укытырга киткән иде. Апайның беренче эш көне булган. Ул әтинең мәетенә кайта алмады. Шул көнне кичкә кайтты. Ник күмдегез, фонарь белән күмәр идек дип бик каты җылады. Ә мин 4 нче классны тәмамлаганда сугыш башланды. (мин шулай хәтерлим).миңа 11яшь иде. Ашарга юк, кияргә юк. Шулай да яшәргә кирәк. Болыннан әнис, көпшә, юа җыя идек. Аларны шулай чи килеш ашадык. Безне шул үләннәр саклагандыр инде. Урманга җиләк җыярга йөрдек. Безгә төшке ашка кадәр кайтып җитәргә кирәк. Җиләк һәм алабута күмәче белән төшке ашны үткәрер өчен. Әни кайда мин шунда булдым. Басуда урак урдык, чүп утадык. Басудан җыйган башакны уып, суырып (өреп чүбеннән чистарту) аннан килегә салып төясең, шулай итеп он әзерлисең. Якындагы Шия елгасы буендагы Юкәче авылы басуыннан черек бәрәңге җыя идек. Күрсәләр куып кайтаралар . Бәрәңге алып кайта алсак алабута оны белән әни ипи пешерә. Алабутаны чабагач белән чабып тегермәндә тартып он әзерли идек. Җәй көне әни белән урманга барып юкә алып кайтып, үзебезгә чабата ясый идек. Юкә агачын төшереп караңгы булганын көтеп утырабыз. Күрсәләр, штраф салалар. Беребез тезә, беребез кайтара. Мин тездем кайтаруы авыррак булгач анысын апайлар башкарды. Олы апайны ФЗУ га җибәрделәр аннан бөтен эше икебезгә калды. Басуда бүлеп биргән җирне көрәк белән көрәкли идек. Әни фермада (Ямашев исемендәге колхоз) сыер сауды. Мин аңа булышырга бара идем. Көндез фермада эшләсә кичен кибеттә каравыл торды. Мине кибеткә техничка итеп билгеләделәр, кибетнең идәнен юдым , җыештырдым. Шуңа миңа карточка бирделәр. Аңа он алып , сибәли итеп (суга салып болгатасың) ашадык. Авылда 7 классны тәмамлагач мин Мамадышка педучилищега укырга киттем. Анда 3 ел укыдым (1945-1948 еллар). Мамадышта укыганда да бик авыр булды. Кияргә кием дә, ашарга да булмады. Ул вакытта карточка бирәләр иде инде көненә 500 гр ипи. Аякта чабата, мәктәпкә чабата белән кертмиләр. Аяктан салып керәбез. 3 нче курста укыганда ФЗУ га киткән апай миңа бер аяк киеме алып кайтты. Аннан мин шуны киеп йөрдем. Мамадыш белән Вахит арасы 25 чакрым (25 км). Шимбә укудан соң авылга җәяүләп кайтабыз. Ә дүшәмбе төнге сәгать 12 дә чыгып китәбез. Соңрак чыксак өлгермибез, дәрескә барып җитәргә кирәк. Училищены тәмамлагач мине Әтнәгә (элекке Арча районы) эшкә җибәрделәр. 1948 елда Югары Көек башлангыч мәктәбенә билгеләделәр. Монда 3 ел укыттым . Беренче класста 41 бала иделәр. Аннан соң Мәрҗән башлангыч мәктәбендә (1951-1952) 1 ел укыттым. Ә инде 1952-1959 нчы елларда Күлле-Кимедә балалар йортында (детский дом) эшләргә туры килде. 1959 елда язмыш мине яңадан Югары Көек авылына кайтарды. Менә шулай мин шушы авылда тормышка чыгып калдым. Һәм 1980 елга кадәр шушы мәктәптә балалар укытып пенсиягә чыктым. Ирем белән биш бала тәрбияләп үстердек. Биш балам бишесе биш урында эшлиләр. Ирем вафат инде. Аллага шөкер балаларым исән-саулар, кайтып хәлемне белеп торалар. Дөньялар тыныч булсын. Безнең буын күргәннәрне сезгә күрергә язмасын .

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: