Әтнәдә штраф суммалары саллы
"Бала - иң төп пассажир" операциясе кысаларында ике баланы махсус креслосыз йөртүләре хакында хәбәр иткән идек.
Шул ук чорда тагын ике баланы утыргычсыз йөртүчеләр тоткарлана. "Исегезгә төшерәбез: бу очракта 3000 сум штраф каралган", - дип искә төшерә ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев. Моннан тыш, баланы куркынычсызлык каешын такмыйча машинада йөртүнең 5 очрагы ачыкланган. Һәрберсенә административ протокол төзелгән. "Монысында штраф суммасы - 1000 сум", - ди инспектор.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев