Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә шулай бер вакыт

Кадак. Сугыштан соң Олы Мәңгәрдә мәктәп директоры булып Шакирҗанов Артур абый эшләде.Аны һәм аның тормыш иптәше,рус теле укытучысы Татукова Фаина Федоровнаны Мәңгәр халкы бик хөрмәт итә иде.Югары оч мәчетен сүтеп,аның материалларыннан бер-ике сыйныф бала укырлык бина төзергә булалар.Хуҗалык мәшәкатьләре белән башы әйләнгән Артур абый Зиннәт бабай янына килеп утыра.Зарланып: -Мәктәп...

Кадак. Сугыштан соң Олы Мәңгәрдә мәктәп директоры булып Шакирҗанов Артур абый эшләде.Аны һәм аның тормыш иптәше,рус теле укытучысы Татукова Фаина Федоровнаны Мәңгәр халкы бик хөрмәт итә иде.Югары оч мәчетен сүтеп,аның материалларыннан бер-ике сыйныф бала укырлык бина төзергә булалар.Хуҗалык мәшәкатьләре белән башы әйләнгән Артур абый Зиннәт бабай янына килеп утыра.Зарланып: -Мәктәп төзисе ,бар иде ,Зиннәт абый,кадак табып булмый әле,-дигән.Зиннәт бабай: -Син ,энем ,аптырама.Кадакны тимер чыбыктан эшләтеп була.Менә мин 3 кило тимер чыбык сатып алган идем,шуннан 5 кило кадак чыкты,- дигән. Алатларга бар син. "Чулпан" колхозында тракторчы булып Иске Мәңгәрнең Камалиев Арсен эшләде.Ул төрле маркалы тракторларда колхозның төрле эшләрен башкарды.Ерак юлларга да йөрде.Алат спирт заводыннан колхозга барда да ташыды.Бервакыт йөк төягән арба белән Алат тавын менгәндә тракторга нәрсәдер була,ул текә таудан артка чигенә башлый,ярый әле арбасы аркылы килеп,трактор туктап кала.Бу бәладән исән-сау калган Арсен фермадагы мужиклар янында бүтән ерак юлга чыкмаска сүз бирә.Шунда Иске Мәңгәр бригадасының ярты эшен бер үзе эшләп бара торган ,"Колхозның атказанган колхозчысы "исемен алган Мөхәммәтҗанов Сабир абый әйтеп куя: И,энем ,Арсен, Алатларга бар син. Спиртләрен эчәрсең, Илләт суына төшәрсең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев