Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә сәламәтлек көне үтте

Һәр елның апрель башында планетабызның бар халкы Бөтендөнья сәламәтлек көнен билгеләп үтә. Бу чараны оештыручылар юкка гына апрель аен сайламаганнар, 1948 елның нәкъ менә шушы аенда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы төзелгән. Әлеге оешмага бүгенге көндә 194 дәүләт керә. Ә саләмәтлек көнен билгеләп үтү 1950 елдан матур бер традициягә әйләнде. Ел...

Һәр елның апрель башында планетабызның бар халкы Бөтендөнья сәламәтлек көнен билгеләп үтә.

Бу чараны оештыручылар юкка гына апрель аен сайламаганнар, 1948 елның нәкъ менә шушы аенда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы төзелгән. Әлеге оешмага бүгенге көндә 194 дәүләт керә. Ә саләмәтлек көнен билгеләп үтү 1950 елдан матур бер традициягә әйләнде.
Ел саен үткән бу көннең максаты - сәламәтлекнең бар нәрсәнең дә нигезе икәнлеген бөтен дөньяга таныту. Дөрестән дә, уңыш та, гаилә дә, хезмәт тә, дан да бары аның белән бәйле. Саләмәтлек көнен бәйрәм итүдә беренче чиратта сәламәтлек саклау оешмаларының роле бик зур, чөнки дөньядагы һәр кешенең сәламәтлеген саклау һәм яхшырту кебек әһәмиятле хезмәт алар җилкәсендә.

Шунсын да билгеләп үтәргә кирәк, һәр елгы бу көннең тематикасы саләмәтлек саклау өлкәсендәге глобаль проблема белән бәйләп алына. Шуңа да сәламәтлек саклау көне ел саен билгеле бер девиз астында үтә.

Районыбызда быелгы сәламәтлек көне халыкның кан басымын үлчәү акциясе белән билгеләп үтелде. Олы Әтнә урта мәктәбендә, Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумында һәм "Магнит" кибетендә Әтнә үзәк хастаханәсенең шәфкать туташлары теләүчеләрнең кан басымын үлчәделәр, шулай ук үзләренең киңәшләрен дә бирделәр.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев