Әтнә таңы

Әтнәдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга спектакль күрсәтелде

Әтнәдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга спектакль күрсәтелде. Инвалидлар декадасы дәвам итә. Бу чор аралыгында төрле чаралар уза. 4се көнне шашка ярышы узды. Бүген сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга сәнгать мәктәбенең "Сәхнәдәш" балалар театр коллективы Ләбиб Леронның "Аңгыра сарык җүләре" спектаклен күрсәтте. Мәгариф, мәдәният, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге белән берлектә...

Реклама

Әтнәдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга спектакль күрсәтелде. Инвалидлар декадасы дәвам итә. Бу чор аралыгында төрле чаралар уза. 4се көнне шашка ярышы узды. Бүген сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга сәнгать мәктәбенең "Сәхнәдәш" балалар театр коллективы Ләбиб Леронның "Аңгыра сарык җүләре" спектаклен күрсәтте. Мәгариф, мәдәният, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге белән берлектә оештырылган чарага авыллардан балаларны махсус алып килделәр. Сәнгать мәктәбенең балалар театр коллективының әлеге спектакле күп кенә бәйгеләрдә җиңүгә иреште. Нәни тамашачыларның гына түгел, өлкәннәрнең дә күңеленә хуш килгән иде. Бу юлы да яратып кабул иттеләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: