Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә солдат боткасы ашадылар

Кайчанмы? Билгеле инде бәйрәм ялларында. Барысын яктыртып бетерә торган да түгел. Урам бәйрәме, Кышны озату бәйрәме... Әйшияз авылында узган Урам бәйрәме азрак үзгәрәк төс алды. Әйшияз клубы мөдире Гөлия Шәйхиева Ватанны саклаучылар көне икәнен истә тотып, урам бәйрәмендә солдат боткасы кертү кирәклен әйтеп, башка авылларда пешкән пылау урынына зур казанда...

Кайчанмы? Билгеле инде бәйрәм ялларында. Барысын яктыртып бетерә торган да түгел. Урам бәйрәме, Кышны озату бәйрәме...

Әйшияз авылында узган Урам бәйрәме азрак үзгәрәк төс алды. Әйшияз клубы мөдире Гөлия Шәйхиева Ватанны саклаучылар көне икәнен истә тотып, урам бәйрәмендә солдат боткасы кертү кирәклен әйтеп, башка авылларда пешкән пылау урынына зур казанда карабодай ярмасыннан солдат боткасы пешерделәр алар. "Солдат боткасын азрак заманага яраклаштырып, тәмлерәк булсын дип, тавык ите кушып пешердек", - дип ачыклык керттеләр. Ботка янәшәсенә кайнар чәй,тәм-томнар өстәлде..

Тагын бер үзгәлеге, Урам бәйрәме чаңгыда шуу белән башланып китте. Яше-карты чаңгыга басты. "1940 елгы Гарифҗан абый Габдуллаҗанов та яшьләрдән калышмады. Сокландык аңа карап. Үрнәк күрсәтте. Сәламәт яшәү рәвеше дәвам итте. Бәйрәмдә төрле спорт уеннары уйналды...- ди Күәм мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләүче Диләрә Наил кызы.

Кышын бергә-бер аркан тартышканны күргәнегез бар идеме, әйшиязлар күрде. Җәен чирәмгә ябышып була, ә кышын карга тотынып кара... аның да җаен таптылар. Бәйрәмне әзерләгән мәдәният хезмәткәрләренә, хуҗалык, җирлек җитәкчеләренә рәхмәт сүзе дә әйтелде.

23 көнне мондый бәйрәм, Күәм авыл җирлегенә кергән Каенсар авылында да узды. Анда чаңгы шуучылар гына булмады... Каенсарлар да үзгәлек кертеп, ял иттеләр бәйрәм көнне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев