Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә салым түләү тәртибе белән кызыксыналар

Салым инспекциясе хәбәр итә "Мин 2016 елны авылдагы оешмада - юридик затта эшләп алган идем. Хезмәт хакын акчалата түгел, төзелеш материаллары белән бирделәр. Әлеге оешмадан 2-НДФЛ формасындагы белешмә алган идем. Анда салым исәпләнеп тәтүләмәгән диеп күрсәтелгән. Миңа декларация тутырып тапшырырга кирәкме икән? Ишетүем буенча бу өлкәдә салым кодексына үзгәрешләр кертелгән....

Салым инспекциясе хәбәр итә

"Мин 2016 елны авылдагы оешмада - юридик затта эшләп алган идем. Хезмәт хакын акчалата түгел, төзелеш материаллары белән бирделәр. Әлеге оешмадан 2-НДФЛ формасындагы белешмә алган идем. Анда салым исәпләнеп тәтүләмәгән диеп күрсәтелгән. Миңа декларация тутырып тапшырырга кирәкме икән? Ишетүем буенча бу өлкәдә салым кодексына үзгәрешләр кертелгән. Шул хакта миңа җавап бирсәгез иде?"

Редакциягә менә шундый сорау килде. Җавап бирү өчен аны Россия Федерациясе салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 5нче районара салым инспекциясенең бүлек җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы Мөнир Шәйдуллинга җиткердек.

- Россия Федерациясенең салым кодексы нигезендә физик затлар табыш алганда салым тотылмаган булса, мәсәлән, керем натураль формада түләнгән булса, үзләре яшәгән җирдә 30апрельгә кадәр 3-НДФЛ формасындагы декларация тутырып тапшырдылар һәм түләнәсе салымны 15 июльдә түләделәр.

2015 елның 29 декабрендәге396-ФЗ Федераль кануны нигезендә бу өлкәгә 2016 елның 1 гыйнварыннан үзгәрешләр кертелде. Россия Федерациясе салым кодексы 228 маддәсенең 6 пункты нигезендә салым агентлары (Сезнең очракта - юридик оешма) керем түләгәндә салым тотмаган булса, 2016 елдан башлап физик затларга декларация тутырып тапшырырга кирәк түгел. Бюджетка түләнәсе салым суммасын салым оешмалары һәр физик затка үзләре җиткерәчәк, аның түләү вакыты - 1 декабрь итеп билгеләнгән.

Салым агентлары керем түләгәндә салым тотып калып бюджетка салым түләмәгән очракта бу хәбәрне язма рәвештә физик затларга һәм салым оешмаларына җиткерергә мәҗбүри. Бу хәбәрдә керемнең күләме һәм тотылмаган салым суммасы күрсәтелә.

Салым оешмалары әлеге керемгә салымны елга бер тапкыр җибәрелә торган милек хуҗалары булган физик затларга бердәм салым хәбәрнамәләрендә (уведомлениеләрдә) җиткерәчәкләр. Бу бердәм документта милек салымнары турындагы хәбәр белән белән бергә салым агентлары тарафыннан исәпләп тә түләнелмәгән керемгә салым суммасы күрсәтеләчәк. Хәбәрнамә (уведомление) белән салым түләүчегә җайлы булсын өчен тутырылган әзер түләү квитанцияләре дә җиткереләчәк.

Салым өлкәсендә булган сорауларга җавапларны Россия Федерациясе салым хезмәтенең сайтында http://www.nalog.ru буенча табарга мөмкин, шулай ук бердәм контакт үзәге телефоны - 8-800-2-22-22-22 һәм Олы Әтнә авылындагы территориаль аерымланган эш урынындагы телефоны - 2-10-97 аша алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев