Әтнә таңы

Әтнәдә социаль-икътисади үсеш дәвам итә

2014 ел нәтиҗәләреннән күренгәнчә, төбәк башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге эффектлылыгы буенча Татарстан бишенче ел рәттән I урын алды. Бу хакта агымдагы елның 7 маенда узган Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында игълан иттеләр. Эффектлылыкны бәяләүнең төп критериясе булып төбәкнең социаль-икътисади үсеш динамикасы тора. Соңгы 5 елда Татарстан мөһим социаль-икътисади күрсәткечләр буенча лидерлык...

2014 ел нәтиҗәләреннән күренгәнчә, төбәк башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге эффектлылыгы буенча Татарстан бишенче ел рәттән I урын алды.

Бу хакта агымдагы елның 7 маенда узган Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында игълан иттеләр. Эффектлылыкны бәяләүнең төп критериясе булып төбәкнең социаль-икътисади үсеш динамикасы тора. Соңгы 5 елда Татарстан мөһим социаль-икътисади күрсәткечләр буенча лидерлык позицияләрен тагын да ныгытты, республикада иң эре инновацион проектлар үсеп килә. Татарстан югары күрсәткечләрне саклап кына калмыйча, барлык социаль-икътисади юнәлешләрдә дә үсешен дәвам итә. Әлбәттә, иң зур бәя - халык фикере. Район халкының күпчелеге, үзара әңгәмәдә, социаль-икътисади үсешнең уңай динамикасы сизелерлек булуны ассызыклый. Ә монысы Татарстан Республикасы Президенты программалары нигезендәге төзелеш объектларында аеруча ачык чагыла.

Реклама

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен төзү, реконструкцияләү һәм аларда өстәмә урыннар булдыру программасы буенча Түбән Көек һәм Комыргуҗа авылларында егермешәр урынлык балалар бакчалары ачылды. Бүгенге көндә Күшәр авылында да 50 урынга балалар бакчасы төзелеше бара. Халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне модернизацияләү программасы кысаларында Ташчишмә авылында модульле фелдьшерлык-акушерлык пункты төзелде. "Ачык мохит" программасы буенча Олы Әтнә урта мәктәбендә, район социаль яклау бүлеге бинасында, хезмәт һәм мәшгульлек бюросында мөмкинлекләре чикле булган гражданнар өчен тиешле уңайлыклар тудырылды. Авыл юллары төзү программасы буенча Күәм авылы урамнарына 1,9 километр асфальт җәелде, Күшәрдә 0,7 километрда комлы таш түшәлде. Район үзәгендә 15 миллион сумлык күләмдә асфальт юллар ремонтланды. Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту дәвам итә: бүгенге көнгә барлыгы 175 ветеран торак белән тәэмин ителде... Ә бит болар - социаль-икътисади үсешнең кайбер юнәлешләре генә. Саный китсәң, алар гаять күп.

Сүз дә юк, чиста авыл хуҗалыгы районында бу үсеш шушы өлкәдә аеруча ачык чагылыш таба. Аеруча терлекчелектәге яңалыклар соклану катыш гаҗәпкә лаек. Терлекләрне яңа ысул нигезендә тәрбияләүдән, савым залларын яңартуга күчтек. Алдынгы технологияләргә нигезләнгән (калын салам түшәгенә нигезләнгән, аерым азык һәм тирес чыгару юлы булган ысул), заманча җиһазланган тораклар төзелә. Кыскасы, районыбызның да соңгы 5 елдагы социаль-икътисади үсеше сизелерлек булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: