Әтнәдә социаль түләүләр арта
Россиядә 1 февральдән социаль түләүләр 7 %ка артты.
Бу хакта РФ хөкүмәте карары дөнья күрде. Минтрудтан хәбәр итүләренчә, бу федераль бюджетка 30 млрд. сумга төшә. Министр Максим Топилин сүзләренә караганда, бу арту "Ана капиталы"на кагылмый. Барлык төр социаль түләүләр, айлык акчалата түләүләр, федераль дәрәҗәдәге барлык балалар өчен социаль пособиеләр 7 %ка арта. Шул юл белән өлешчә булса да халыкның яшәү дәрәҗәсен нормальләштерергә планлаштыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев