Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә спорт мәйданчыгы ачылды

Заманча инвентарьлаштырылган, җыйнак, матур. Дөрестән дә, кеше күзе төшмәслек түгел. Балаларга рәхәтләнеп спорт белән шөгыльләнер өчен бер дигән урын. Моннан тыш, биредә воллейбол, баскетбол кебек уеннар белән шөгыльләнер өчен дә мөмкинлекләр бар. Моңарчы карап кына сокланган спорт мәйданчыгын яңарак кына ачу тантанасы булып узды. Тантанага техникум укучылары, шулай ук мәктәпләрдән...

Заманча инвентарьлаштырылган, җыйнак, матур. Дөрестән дә, кеше күзе төшмәслек түгел. Балаларга рәхәтләнеп спорт белән шөгыльләнер өчен бер дигән урын. Моннан тыш, биредә воллейбол, баскетбол кебек уеннар белән шөгыльләнер өчен дә мөмкинлекләр бар.

Моңарчы карап кына сокланган спорт мәйданчыгын яңарак кына ачу тантанасы булып узды. Тантанага техникум укучылары, шулай ук мәктәпләрдән физкультура укытучысы җитәкчелегендәге командалар, район спорт мәктәбенең волейбол һәм футбол командалары килгән иде.

  • Әтнәдә элек-электән спортка гашыйк халык яши, - диде тантанада чыгыш ясап, район хакимияте вәкиле Хәмит Галимҗанов. Мин үзем татар көрәшенең башы итеп тә Әтнәне саныйм. Әнә данлыклы Бәрәзә Хафизны гына алыйк. "Чабаталы батыр" исемен алган атаклы якташыбыз безнең өчен үрнәк булып тора. Районда әледән-әле көрәш ярышлары, спартакиадалар үтә. Бу мәйданчык та балаларны спортка тартуга үз өлешен кертер дип ышанып калам.

Районыбыз бик зур булмаса да, бездә спортка игътибар , дөрестән дә бик зур. Әледән әле волейболчыларыбызның, шахматчыларыбызның, футболчыларыбызның уңышлары турында ишетеп торабыз. Әле генә тспорт мәктәбе тренеры Тахир Галиуллин җитәкчелегендә 2003 елгы малайлар командасы футбол буенча республика чемпионатында катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. Татарстан буенча футбол командалары арасында беренче сигезлеккә керделәр. Бу - Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлегенең , спорт мәктәбенең тиешле дәрәҗәдә эшләвенең ачык мисалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев